Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы җырчысы Башкортстанда уңышка ирешкән

Башкортстанның Ярмәкәй районында композитор Рәис Ханнановның җырларын башкаручылар арасында “Уфтанма” дип исемләнгән фестиваль-бәйге узган. Анда якташыбыз Римма Яруллина да катнашкан.

Рәис Ханнанов – җырчы, үзешчән композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 700гә якын җыр авторы. Аның “Уфтанма”, “Килә ява бер болыт”, “Катаржан юлы”, “Озак торды атым, чапмады”, “Тыңлачы, сандугач” җырлары аеруча популяр. Аның туган ягы Ярмәкәй районында ике елга бер тапкыр Рәис Ханнановның җырларын башкаручылар арасында “Уфтанма” дип исемләнгән фестиваль-бәйге үткәрелә. Аны оештыручылар – Башкортстан халык иҗаты үзәге, Ярмәкәй районы администрациясе һәм Ярмәкәй район мәдәният йорты. Бу фестивальдә профессиональ җырчылар һәм үзешчән җырчылар бер сәхнәдә чыгыш ясый. Быелгы бәйгегә Баулы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина да чакыру алган.

“1983 елда мин Ярмәкәйдә эшләдем һәм, Рәис Ханнановның беренче иҗат кичәсендә җырчы буларак катнашып, яшь композиторның беренче җырларын җырладым. “Төш син салкын чишмәләргә” җырын иң беренче булып мин башкардым”, – дип сөйләде Римма Яруллина.

Ул җыр бик популяр булып киткән: Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөлфия Шакирова башкаруында профессиональ сәхнәдә озак еллар хит булып торган.

“Берничә ай элек, Рәис Ханнанов миңа бәйгенең положениесын җибәрде һәм катнашырга тәкъдим итте. Бәйгенең беренче туры онлайн үткәрелде, мин аңа ике җырны – “Төш син салкын чишмәләргә” һәм “Тыңлачы, сандугач” җырларын, Зәйтүн Муллаяновның баянда уйнавына кушылып җырлап, видеога яздырып җибәрдем”, – ди Римма Яруллина.

Фестивальнең таләпләре буенча, катнашучылар бәйгенең ике турында бары тик “җанлы башкару” форматында, “минус” фонограмма кулланып, үз тавышлары белән җырларга тиеш булганнар. Беренче турга 30лап кеше үз эшләрен җибәргән, бәйгечеләр арасында иҗади коллективлар да булган.

Финалга узган ун бәйгечене гала-концертка чакырганнар. Алар арасында Римма Яруллина да булган. 

Бәйгенең  гала-концерты Ярмәкәй Сабан туеның төп сәхнәсендә үткәрелгән. Анда Оренбург, Башкортстан, Татарстан җырчылары катнашкан. Аларга вокал укытучылары, профессиональ башкаручылар һәм композиторлар бәя биргән. Сәләтле якташыбыз да мәртәбәле сәхнәдә уңышлы чыгыш ясаган.
“Тыңлачы, сандугач” җырына яхшы аранжировкам бар иде, шуңа күрә гала-концертта шул җырны җырладым. Аранжировка белән җырларга куштылар”, – ди Римма Яруллина.

Призлы урыннар һәм гран-придан тыш, ике башкаручыга, шул исәптән Римма Яруллинага автор Рәис Ханнановның махсус бүләкләре тапшырылган. 

Фото: Римма Яруллина архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев