Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укытучысы – Бөтенроссия бәйгесе лауреаты

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты белән берлектә, “Дастан” дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләр бәйгесе үткәргән. Җиңүчеләр арасында безнең район педагогы да бар.

Бәйге Россиядә Педагог һәм остаз елы, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән Дастаннар елы кысаларында үткәрелгән.
Бөтендөнья татар конгрессы рәсми сайтында язылганча, “Дастан” бәйгесенең максаты – укытучыларның иҗади эшчәнлеген һәм һөнәри осталыгын үстерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, үсеп килүче буынны татар халык авыз иҗаты аша татар халкының мәдәни мирасына җәлеп итүне стимуллаштыру.
Бөтенроссия бәйгесенә Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән барлыгы 125 кеше заявка җибәргән. Татарстанның Азнакай, Арча, Аксубай, Балтач, Мөслим, Норлат районнары, Казан шәһәре һәм Башкортстан Республикасы, Әстерхан өлкәсе, Красноярск крае белем бирү оешмалары укытучылары һәм тәрбиячеләре актив катнашкан.
Компетентлы жюри әгъзалары бәйгенең җиңүчеләрен билгеләгән. 6 лауреат арасында Баулыдагы 1нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лениза Гәрәева дә бар.
“Мин “Дастан” бәйгесенә татар халкының фольклорына, гореф-гадәтләренә багышланган “Бездә татар күңеле” дип исемләнгән интерактив уен эшкәртмәсе җибәргән идем”, – дип сөйләде Лениза Гәрәева “Баулы-информ” редакциясе хәбәрчесенә.
Лениза Гәрәева Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән бәйгедә 2022 елда 1нче урынга лаек булган иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев