Баулы укытучылары тәҗрибә уртаклаша
Кызылъяр мәктәбендә районның физик культура укытучылары өчен семинар узган.
Бу хакта редакциягә Кызылъяр мәктәбе директорының тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Гөлчәчәк Вотчинникова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, физкультура укытучыларының район семинары районыбыз педагоглары өчен мөһим вакыйга булган. Кунакларны мәктәп директоры Альбина Әминова сәламләгән.
Мәктәпнең физкультура укытучысы Илдар Фатыйхов “Гимнастика” темасына ачык дәрес күрсәткән. Семинарның практик өлешеннән соң Илдар Мөгаллим улы “Гимнастикада хөкемдарлык” темасы буенча мастер-класс та үткәргән. Аның барышында педагог хөкемдарлык итүнең төп кагыйдәләрен җентекләп аңлаткан, гимнастларның чыгышларын бәяләү критерийларын күрсәткән һәм теоретик белемнәрне тикшерү өчен биремнәр тәкъдим иткән.
“Укытучылар актив рәвештә фикер алыштылар, сораулар бирделәр, – дип билгеләп үтте Гөлчәчәк Вотчинникова. – Семинар укыту мәйданчыгы гына түгел, илһам өчен мәйданчык та булды. Физик культура укытучылары үзләренең укыту ысуллары белән уртаклаштылар һәм яңа идеяләр алдылар”.
Фото: Кызылъяр мәктәбе архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев