Баулы районында Җиңү көнен билгеләп үтәләр
Кызылъяр авылында, Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан, “Батырларның даны мәңгелек” дип исемләнгән тантаналы митинг булды. Анда мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, мәктәп коллективы, укучылар, тыл хезмәтчәннәре, район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге катнашты.
Тантаналы митинг Бөек Ватан сугышында һәлак булган кызылъярлар истәлегенә куелган обелиск янында үткәрелде. Аны авыл мәдәният йорты җитәкчесе Ленир Дәүләтшин алып барды.
Митингка килүчеләрне Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина, Кызылъяр авылы имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов, авыл ветераннар җирле оешмасы рәисе Серинә Вәлиева сәламләде һәм Җиңү бәйрәме белән котлады. Аларның барысы да ил-көннәрнең тыныч булуын теләделәр, Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларның даны мәңгелек булуын билгеләп үттеләр.
“Бөек Ватан сугышы, Кызылъяр авылыннан 600дән артык ир-егет фронтка алынган. Шуларның 360ы кире әйләнеп кайта алмаган, – дип сөйләде Серинә Вәлиева. – Яңадан мондый зур афәтләрне беребезгә дә күрергә язмасын. Ә бүгенге көндә яу кырында булган авылдашларыбызга туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын”.
“Илебез инде 78 ел Бөек Җиңүне бәйрәм итә. Ә бит бу җиңүгә зур югалтулар бәрабәренә ирешелде. Җиңүне якынайтуга безнең ир-егетләребез дә өлеш кертте. Һәлак булган 360тан артык авылдашыбыз – сезнең карт бабаларыгыз – каны, гомере белән яуланган җиңү ул. Бу безнең тарих, шуны онытмасагыз иде, – дип мөрәҗәгать итте Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов укучыларга. – Егетләребез, сез безнең арттан килүчеләр, сез безнең саклаучылар, нык булыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, начар гадәтләргә бирешмәгез. Нык булсагыз, без дә сезнең артта җиңеллектә һәм тынычлыкта яшәрбез. Ә без исә сезне хупларбыз, ярдәм итәрбез”.
Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов, сугыш кырында ятып калган авылдашлары рухына Коръән аятьләре укып, дога кылды.
Митингка авылның мөхтәрәм кешеләре – тыл хезмәтчәннәре дә чакырылган иде. Кызылъярның иң өлкән кешеләренең берсе – хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне – 93 яшьлек Тәгъзим Миңнегәрәевнең әтисе дә сугыш кырында ятып калган.
“Безнең әти Сәетгалине сугыш башлануга ук алдылар, әйләнеп кайта алмады ул. Авылның эшкә сәләтле бар ир-аты фронтка китеп беткәч, бар авыр эш безгә, балаларга һәм хатын-кызлар җилкәсенә төште. Үгезләр белән җир сөрдек, урман ташыдык, – дип сөйләде безгә Тәгъзим Миңнегәрәев. – И Ходаем, илләр тыныч булсын, сугышлар булмасын. Ачлыкларны күрдек, яңадан күрергә язмасын”.
Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, 92 яшьлек Вәскыя Минәҗеваның да әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
“1941 елның 21 июнен һич онытасым юк. Ютазыда тракторчы курсларында укып кайткан әтием утауда эшли иде. Әни мине, 10 яшьлек кызны аңа ашарга илтергә җибәрде. Шунда әтиемне соңгы күрүем булган икән. Икенче көнне иртән торсам, бөтен дөнья купкан – сугыш чыккан диләр. Авылдагы ирләрне 7 ат белән сугышка озаттылар. Әтием Нурмөхәммәт һәм аның өч бертуганы китте, өчесе дә әйләнеп кайтмады. Ничә еллар ичмасам төшемә булса да керми бит әтием”, – дип сөйләде Вәскыя апа, күз яшьләрен сөртеп.
Сугыш тәмамлануга 78 ел узса да, аның шаһитлары күңелендә ул ачы бер хәсрәт булып яши бирә. Батырларны митингта бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Митингта мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре һәм мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр, җырлардылар.
Бөек Җиңүга багышланган митинг обелискка венок һәм чәчәкләр кую белән тәмамланды.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев