Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында – Әбиләр Сабан туе

Татар Томбарлысы авылында, традициягә тугры калып, әби-бабайлар өчен Сабан туе үткәргәннәр.

Баулы районының башка бер генә җирлегендә дә үткәрелми торган Әбиләр Сабан туеның 59 еллык тарихы бар. Быел да аны Томбарлы авыл советы, җирле мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре – "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге вәкилләре – оештырган.

Бәйрәм Сәйрин Кәрибуллинның Коръән аятьләре укуы белән башланып киткән. Сабан туен ачу тантанасында төп кунакларны – әби бабайларны – Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Сафиуллин һәм  Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева тәбрик иткән.

Әбиләр Сабан туе, һәр елдагыча, күңелле үткән, җыр-биюләр, ярышлар, уен-көлке белән үрелеп барган.

"Бәйрәмебезне, «Асылъяр» вокаль ансамбле,  «Хәтирә» фольклор ансамбле һәм "Төймә" гармунчылар ансамбле белән бергәләшеп, татар халык җырлары белән башлап җибәрдек", – дип хәбәр итте Томбарлы мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева.

Сүз уңаеннан, "Хәтирә" һәм "Төймә" ансамбльләренә Томбарлының сәләтле һәм актив өлкән буын вәкилләре йөри. Бәйрәмдә, һәр елдагыча, төрле уеннар үткәргәннәр. Әбиләр Сабан туена гына хас ярыш – агач атларда узышу – быел да популяр булган.

"Әби-бабайлар катыктан акча эзләү, көянтә-чиләк белән узышу, чүлмәк вату, сулы таста бию, таяк тартышу, кадак кагу уеннарын да яратып уйнадылар", – ди Айгөл Нәүрүзбаева.

Уеннарда иң актив катнашучы, башка еллардагыча, 92 яшьлек Гамир Юзаев булган. Ул Әбиләр Сабан туен тагын да ямьлерәк итә төсле. Гаилә елы уңаеннан, гаиләләр арасында бау тартышу уенын да үткәргәннәр. Гаиләләр китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова әзерләгән махсус фоторамкалар белән фотога да төшкәннәр.

Бәйрәм «Асылъяр» вокаль ансамбле,  «Хәтирә» фольклор ансамбле, «Төймә» гармунчылар ансамбле һәм авыл үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барган. Ирекле микрофон да эшләгән: апалар, әбиләр һәм бабайлар, үзләре теләк белдереп,  җырлаганнар, гармунда уйнаганнар. Аларның һәрберсенә аерым игътибар, хөрмәт күрсәтелгән, бүләкләр тапшырылган. Гомумән, уеннарда катнашкан беркем дә бүләксез калмаган. Бәйрәм ахырына кадәр беркем дә таралышмаган. Әби-бабайлар мәйдан уртасында рәхәтләнеп биегәннәр, күңел ачканнар.

Әбиләр Сабан туеның башка Сабан туйларыннан аермасы шунда: ул дус-тату гаилә бәйрәмен хәтерләтә, аның үзенә генә хас җылылыгы, атмосферасы, энергетикасы бар.

Фото: Татар Томбарлысы мәдәният йорты, китапханәсе архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #годсемьи