Баулы өлкәннәре заман белән бергә атлый
Баулы өлкәннәре, яшьләрдән бер дә калышмыйча, спорт белән шөгыльләнә, актив тормыш позициясе белән яши. Илле елга якын сәламәтлек саклау тармагында эшләгән шәһәрдәшебез, Татарстанның атказанган табибы Гасимә Сәетова — шундый актив ветераннарның берсе.
Гасимә Сәетова табиб булып эшләгән чагында ук җәмәгать эшендә кайнап яшәгән. Лаеклы ялга чыккач, аны район үзәк хастаханәсенең ветераннар оешмасы рәисе итеп сайлаганнар.
“Без үзебезнең ветераннарны юбилейлары белән котлыйбыз. Миңа бу эшемдә хастаханәнең профсоюз комитеты рәисе Лилия Гайсина бик ярдәм итә”, – ди Гасимә Әхмәдиевна.
Актив тормыш позицияле ветеран инде күп еллар өлкәннәрнең өченче буын университетында шөгыльләнә. Атнаның һәр көне, сәгате бүленеп куелган, планлаштырылган аның. Быелгы сезонда “Сәламәтлек” төркеме дәресләре башлануга, атнага ике тапкыр гимнастика ясарга йөри башлаган.
“Безнең әле “Өмет” дигән клубыбыз бар, аны Сәвия Мансуровна алып бара. Без анда атнага бер тапкыр җыелабыз, зарядка ясыйбыз, – ди 85 яшьлек Гасимә Сәетова. – Физкультура ясау, беренчедән, үзебезне физик яктан юкка чыгармаска, хәрәкәт итәргә булыша. Аннан соң ул безгә күңел тынычлыгы бирә, баш эшләү дәрәҗәсе дә яхшыра. Без бит анда аралашабыз да. Бу төркемнәргә йөрү безгә зур шатлык китерә. Менә шулай итеп безнең көннәребез, атна уза да китә”.
Гасимә Әхмәдиевна ялларда да тик тормый, бакчада эшли. Дүшәмбе кабат ветераннар советына ашыга. Ул район ветераннар советы президиумы әгъзасы да.
“Безнең ветераннар советы бик актив эшли, ул һәрвакытта да актив булды. Менә соңгы вакытта аны бик энергия белән эшли торган Альбина Камиловна җитәкли. Ул безгә бер дә тынычлап кына утырырга ирек бирми. Төрле чараларга чакыра, музейларга да йөрибез, мәдәни чаралар да үткәрәбез. Авылларга да алып бара ул безне. Альбина Камиловна безне оештыра, ә без исә тиз генә оешабыз да, чыгып китәбез. Пенсиягә чыккач, вакыт күбрәк була, диләр бит. Ә безгә менә ул җитми дә әле”, – ди Гасимә Сәетова.
Район ветераннар советы рәисе Альбина Хәлиуллина аның турында бары яхшы фикердә. Бергәләшеп, кулга-кул тотынышып эшли алар.
“Безнең Гасимә Әхмәдиевна барыбыз өчен дә үрнәк. Советның утырышларын уздырганда, тыныч кына, күп сөйләшмичә генә, зирәк киңәшләрен бирә. Без аның сүзләренә һәрчак колак салабыз, – дип сөйләде Альбина Камиловна. – Гасимә Әхмәдивна актив тормыш белән яши, молодец. Нинди чара үтсә дә, концертларга барырга буламы, экскурсияләргәме, музейларгамы, аңа шалтыратуга, шунда ук очып килеп җитә. Безнең, Гасимә Әхмәдиевна әйтмешли, вакытыбыз юк: иртән киләбез, төшкә кадәр эшлибез, төштән соң башка чараларга китәбез. Мин барлык ветераннарны Өлкәннәр көне белән котлыйм. Исән-сау булып, менә шундый актив тормышта яшәүләрен телим”.
Хәрәкәттә бәрәкәт дигән сүзләрне тормыш девизы итеп алган Гасимә Сәетова инде озак еллар скандинавия йөреше белән дә шөгыльләнә. Табиб буларак, моны башкаларга да киңәш итә: чөнки ул мускулларны ныгытырга бик булыша.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев