Баулы оешмасы мастеры: “Иң мөһиме – җылылык, кайнар су булсын”
Ишегалды себерүчеләр, җыештыручылар, слесарьлар һәм башка шундый һөнәр ияләреннән башка көнкүрешне күз алдына да китереп булмый. “Безнең ишегалды” торак милекчеләре ширкәтендә барлыгы 23 кеше хезмәт куя. Аларның һәрберсе безнең тормышыбыз уңайлырак булсын өчен тырыша. Язмабыз герое – шундый хезмәткәрләрнең берсе Нәсим Гәрәев.
Нәсим Гәрәев торак миллекчелеләре ширкәтендә җиденче ел эшли. Ул әлеге оешмада дежур торучы авария слесаре булып эшли башлаган. Хәзер инде мастер вазифасын үти. Ул – һәр эшне рәткә салып, җайга салучы.
Мастер булуына карамастан, слесарь эшен яхшы белгән Нәсим, аварияләр килеп чыкканда, үзе дә җиң сызганып эшкә тотына. Ә бит йорттагы коммуникацияләр төзек булсын өчен, барысын да вакытында тикшереп, карап торырга кирәк.
– Көн-төн эшлибез, һәр нәрсә өчен үзебез җавап бирәбез, – ди Нәсим Гәрәев. – Су белән тәэмин итү һәм канализация системасында өзлеклекләр булганда, мәсәлән, фатирларда җылыту батареяларыннан су агып чыкса, тизрәк барып ябып, килеп чыккан проблеманы тиз арада чишәргә тырышабыз. Төрле хәлләр булгалый, иртәнге дүрттә батарея шартлаганы да, Яңа ел төнендә бик каты су бәреп чыгып, бөтен подвал су белән тулган чаклар да булды. Биредә эш беркайчан да бетми, түбә акса да, ишек һәм тәрәзә ватылса да, безне чакыралар. Безнең өчен иң мөһиме – җылылык, кайнар су булсын, торбалар кирәкмәгән урыннан акмасын-таммасын.
Ирек Җәләев “Безнең ишегалды” торак милекчеләре ширкәтендә слесарь булып күптән түгел генә эшли. Һәр эшне җиренә җиткереп эшли торган хезмәткәрләрнең берсе ул.
– Халык белән эшләү иң кыены, төрле кеше бар бит, – ди Ирек Җәләев. – Безнең эштә иң авыры, минемчә, шул. Ә болай һәр эшнең үз җае бар. Нәрсә эшләргә кирәген белеп торабыз.
Быел хезмәткәрләрне, көндәлек эшләреннән кала, вакыт үтү белән таушалган торбаларны яңага алыштырасы җаваплы эшләр көтә.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев