Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы мәдәният йортында вакцинация пункты ачылды

Прививка ясатырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, Баулыда тагын бер вакцинация пункты ачарга булдылар. Өстәмә пунктта ике медицина хезмәткәре – терапевт һәм шәфкать туташы – эшли.

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында ачылган пунктта вакцина ясау, башка пунктлардагы кебек, катгый план буенча оештырыла. Иң элек пациент хроник авырулары, препаратларга аллергия булу-булмавы турында сораштыру уза, аннары аны табиб кабул итә: тән температурасын, сатурациясен үлчи. Вакцинациягә каршылыклар булмаса, шәфкать туташы прививка ясый.

70 яшьлек Дамия Әхмәтшина яңа ачылган прививка пунктына вакцинаның беернче компонентын ясатырга килгән.

 “Бүгенге көндә ковид белән авыручылар бик күп, – ди ул. – Үземне һәм якыннарымны куркыныч астына куймас өчен, вакцина ясатырга булдым. Күптән түгел бер туганым ковид белән авырды, үпкәләренең 70 проценты зарарланган иде. Аның өчен бик борчылдык, бәхеткә, терелде. Бик күп танышлар үлеп китте. Шуңа күрә бу адымга барырга булдым. Балаларым да хуплады, һичшиксез ясат, диделәр”.

Бүген төшкә кадәр бу пунктта 10 кеше вакцинация узды.

Медиклар әйтүенчә, прививка ясатканнан соң, организмда реакция булырга мөмкин.

Вакцинацияне 18 яше тулган һәр кеше уза ала. Привика ясатыр өчен, паспорт, СНИЛС һәм медицина полисы булу зарур.

Мәдәният йортындагы өстәмә пункт эш көннәрендә 9-15 сәгатьләрдә эшли, төшке ял – 12-13 сәгатьтә. Прививкага язылу өчен, мәдәният йортында кизү торучы терапевтка барырга яки 5-43-45 телефонына шалтыратырга кирәк.

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев