Баулы көрәшчеләре призлы урын алып кайткан
Азнакайның “Чатыр-тау Арена” спорт комплексында Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш буенча республика турниры узган. Баулы районы данын 2нче спорт мәктәбе көрәшчеләре лаеклы яклаган.
Россия торак-коммуналь хуҗалыгы мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары 2006-2007 елгы, 2008-2010, 2011 елгы һәм кечерәк яшүсмерләр арасында үткәрелгән.
Баулы районы данын 2нче спорт мәктәбеннән 16 көрәшче яклаган: Камил Гарипов, Ислам Закиров, Алмаз Фәтхетдинов, Нурислам Тимаев, Илназ Ибәтуллин, Камил Ганиев, Радмир Мөхәммәтгәрәев, Ренальд Шияпов, Ильяс Нуруллин, Артур Рәшитов, Артём Заврикиди, Айзат Газымов, Азамат Газымов, Данис Гыйләҗев, Ислам Ганиев, Илдар Низамов. Егетләрнең тренеры Илдар Фатыхов “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, быелгы турнирда төрле авырлык категорияләрендә унике командадан 210 көрәшче көч сынашкан. Алар арасында, Татарстан спортчыларыннан тыш, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан көрәшчеләре дә булган.
Хәлиткеч бил алышулар нәтиҗәсендә, һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр билгеләнгән. Баулы спортчылары да призлы урыннарга лаек булганнар: Ильяс Нуруллин – икенче, Камил Ганиев белән Артур Рәшитов өченче урыннарга ирешкәннәр. Ренальд Шияпов белән Илдар Низамов дүртенче урын алганнар.
“Егетләрне котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез. Көрәш турнирына барырга ярдәм иткәннәре өчен, ата-аналарга зур рәхмәт”, – дип билгеләп үтте Илдар Фатыхов
Фото: 2нче спорт мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев