Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы юбиляры: “Кешене юк-барга борчылу бетерә”

Баулы шәһәрендә яшәүче Гамир Тәхавиев, балалары һәм туганнары кадер-хөрмәтендә 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. Юбилярны Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин да тәбрик итте.

Гамир Тәхавиев тумышы белән Яңа Чүте авылыннан. Кечкенәдән колхозда хезмәт куйган ул: молотилкада эшләгән, комбайнчы ярдәмчесе, ат караучы булган.
– Берзаман, совхоз оештыралар, дигән сүз чыкты. Иптәш малайлар белән Бөгелмәгә тракторчы-машинистлыкка укырга барырга булдык. Бер елдан авылга кайтып, комбайнга утырдым. Анда эшли башлагач, азмы-күпме акча да бирә башладылар, – дип искә алды ул.
Гамир ага илле елга якын 22нче партсъезд исемендәге совхозда тракторчы, комбайнчы булып эшләп, күп санлы мактау грамоталары, “Хезмәт батырлыгы өчен”  медале белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” һәм “Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре” мактаулы исемнәренә лаек булган.
Язмабыз герое Хәнсевәр кызы Тәүхидә белән 60 ел дус-тату гомер иткән, дүрт бала үстергән.
– Әйбәт яшәдек, тик тормадык, ач та булмадык, мал-туар асрап яшәдек. Тормыш иптәшем куян фермасында, сарыкчылыкта да эшләде, сыер да сауды, – дип сөйләде Гамир ага.
Кызганычка каршы, тормыш иптәше Тәүхидә 10 ел чамасы элек вафат булган. Күзе дә начар күргәч, балалары әтиләрен үзләре янына алганнар. Бүгенге көндә юбиляр улы Венир һәм килене Сөмбел тәрбиясендә яши. Гамир аганың 11 оныгы, 8 оныкчыгы бар. 
– Иң олы рәхмәтем Аллаһы Тәгаләгә. Аннары балаларга, киленнәремә, кода-кодагыйларыма зур рәхмәт. Алар карамаса, 90 яшькә җитә алмыйсың, – ди Гамир ага. – Ашау-эчү яхшы, урыным чиста, калак белән ашаткан чаклары да булды. Элеккегә караганда, хәзер кунак сыенда яшибез. Аллага шөкер, бөтен нәрсә бар. Шунысы начар: 6-7 еллап бөтенләй күрмим хәзер. 
Гамир Тәхавиевны олуг юбилее белән кодагые Земфирә Шәфикова да котлады. Ул күршедә генә яши. Сөмбел белән Венир эштә чагында, ул да ярдәмгә килә.
– Кодагыйга зур рәхмәт. Балаларга яхшы тәрбия биргән, – дип, рәхмәтен белдерде Гамир ага. 
– Кода-кодагый белән бик дус, аралашып яшәдек. Кодагый бик матур җырлый иде. Кызганыч, иртә китте, – дип сөйләде Земфирә Шәфикова. – Картлык артта гына тора, килә дә җитә. Кодага да 90 яшь тулды, исән-сау булсын.
Төпле тәрбия биргәннәре, белем алырга булышканнары өчен, балалары әти-әниләренә бик рәхмәтле.
– Әти белән әни бик тырышлар иде, безгә яхшы тәрбия бирделәр, – дип сөйләде юбилярның улы Венир Тәхавиев. – Молодец безнең әти. Шулкадәрле күп эшләп, 90 яшькә җитәр дип уйламаган да идем мин аны. Ул бик тыныч кеше, шуңа да озын гомерледер. Сәламәт булып, үз аягында йөреп торсын. Тормыш иптәшемә рәхмәт, үз әтисен караган кебек карый әтине. Әбигә дә рәхмәт, без эштә чагында ул күз-колак булып тора, ашата. 
Гамир ага үзе дә озын гомер серен тыныч яшәүдә күрә.
– Түземлек, сабырлык кирәк. Кеше белән ачуланышырга кирәкми. Үзеңә дә, яныңдагы кешеләргә дә тынычлык кирәк. Эш кешене бетерми, юк-барга борчылу бетерә. Иң мөһиме – нервың тыныч булу. Аннары кешегә гел яхшылык теләргә, начарлык эшләмәскә, гел яхшылык эшләргә кирәк. Мин үзем шулай яшәдем, – дип уртаклашты ул.
Бала кайгысы да күрергә туры килгән аңа, олы улы ике ел элек вафат булган. Кайгыларны, язмыш сынауларын кичерергә сабыр булуы ярдәм иткәндер, мөгаен. Бүген дә бер зарлану сүзләре дә ишетмәдек аңардан. Көне буе радио тыңлап, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши ул.
Гамир Тәхавиевны район җитәкчелеге дә котлады. Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина район башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды. Юбилярны Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин да тәбрик итте, ныклы сәламәтлек теләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев