Баулы балалары башкала телевидениесендә чыгыш ясаган
Педагог һәм остаз елы уңаеннан, районыбыз укытучылары һәм тәрбиячеләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүгенге язма герое – Баулыдагы “Кыңгырау” балалар бакчасының татар телен өйрәтү тәрбиячесе Ирина Апсаматова. Күптән түгел ул сабыйлар белән Казанда “Тукай оныклары” бәйгесендә катнашып кайткан.
Ирина Апсаматова тумышы белән Азнакай районы Балтач авылыннан. Ул кечкенәдән полиция хезмәткәре булырга хыялланган, алар турында фильмнар, китаплар күп укыган.
“Әмма әти-әнием мине гел укытучы, тәрбияче ролендә күрә иделәр, – ди Ирина Таһир кызы. – Аларның киңәшен тотып, мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә педагогия көллиятенә башлангыч сыйныф укытучысы һөнәренә укырга кердем. Аннары Яр Чаллы педагогия университетында башлангыч сыйныф һәм татар теле укытучысы белгечлеге буенча белем алдым”.
14 ел элек язмыш аны балалар бакчасына алып килә. Тәрбияче белгечлеге буенча кабаттан әзерлек уза ул. Баулының “Кыңгырау” балалар бакчасында ачылганнан бирле эшли. Соңгы ике елда татар телен өйрәтү тәрбиячесе вазифасын башкара. Сабыйлар белән район һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә актив катнашып, призлы урыннар ала. Ирина Таһир кызы үз эшен бик яратап башкара, бу юлдан китүенә һич кенә дә үкенми.
“Балалар белән без бер дулкында, – ди ул. – Нинди генә бәйгегә, проектка алынсак та, балалар бик теләп, кызыксынып катнашалар. Шуңа күрә миңа алар белән эшләве бик җиңел. Безнең коллектив та, әти-әниләр дә бик әйбәт. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, һәр башлангычны хуплап каршы алалар, ярдәм итәләр. Мин аларга бик рәхмәтлемен”.
Бу мәктәпкәчә учреждениедә бер ел элек “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының бүлекчәсе эшли башлады. Һәм аның беренче проекты буларак, тәрбиячеләр сабыйлар һәм аларның әниләре, әбиләре белән “Каз өмәсе” үткәрделәр. Аның видеосы белән Бөтендөнья татар конгрессының “Каз өмәләре” фестиваленә катнаштылар.
Быел “Кыңгырау” бакчасы “Ак калфак” оешмасы башлап җибәргән “Башы – тауда, аягы – диңгездә” проектына да беренчеләрдән булып кушылды: сабыйларны Баулының “Такыя” чишмәсенә экскурсиягә алып барып, аларны чишмә тарихы белән таныштырганнар. Ирина Апсаматова бу хакта район газетасында да язып чыкты.
Әле күптән түгел генә “Кыңгырау” балалар бакчасы сабыйлары “Тукай оныклары” бәйгесендә катнашкан. Иң элек балаларның татарча шигырь сөйләгәннәрен видеога төшереп җибәргәннәр. Ева Гаязова бәйгегә Ирина Таһировна белән әзерләнгән, әти-әнисе дә бик ярдәм иткән. Ә Рәминә Әхмәтҗанованы тулысынча әнисе Гүзәл әзерләгән. Ул бәйге өчен махсус рәвештә “Дускаем” дигән шигырь язган. Сентябрьдә кызлар Казанга чакыру алганнар, анда балалар телевидениесендә сәләтләрен күрсәтеп кайтканнар.
“Балалар бик яхшы чыгыш ясадылар, югалып калмадылар, әйтерсең алар көн саен телевидениедә шигырь сөйләп утыралар. Киләчәктә бу бәйгегә башка балаларны да әзерләргә уйлап торабыз”, – ди Ирина Апсаматова.
Педагог балаларны бәйгеләргә йөртү белән чикләнми, аларның бакчадагы көндәлек тормышын күңелле итү өчен дә тырышлык куя.
“Без бала күрде, тойды һәм исендә калдырды принцибы белән эш итәбез. Шуңа күрә дә аның бакчада булган бар вакытын эмоциональ яктан бизәргә, төрләндерергә, кызыклы итәргә тырышабыз”, – ди Ирина Таһировна.
Бакчадагы татар теле бүлмәсе балалар өчен генә түгел, педагоглар өчен дә методик һәм уку үзәге булып тора. Ул техник яктан нык баетылган, стандартның заманча таләпләренә туры килә. Балалар лепбуклар, ковробуклар, магнит такталар, магнит әкиятләр белән бик кызыксыналар.
“Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну, – ди остаз. – Безнең кабинетта туган ягыбыз, республикабыз, шәһәребезнең истәлекле урыннары турында материал тупланган. Татар әкият геройлары курчаклары, өстәл театры, бармак театры – барысы да кулланыла. Эшебездә сюжетлы-рольле һәм дидактик уеннарга да бик зур урын бирәбез. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә”.
Балалар бакчасында татар телендә мультфильм, әкиятләр карау да оештырыла. Тәрбиячеләр ярдәмендә ясалган интерактив уеннар да эшләрендә нык ярдәм итә. Балаларның татар теле дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту өчен, мәктәпкәчә учреждениедә бай дидактик материал да булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев