Әтиләр белән күңелле
Октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Татар Томбарлысы китапханәсендә бәйрәм кичәсе үткәрелгән.
“Әтиләр белән күңелле” дип исемләнгән кичәдә китап укырга ярата торган Гыймаевлар һәм Шәрәповлар гаиләләре катнашкан.
“Безнең китапханәдә икенче ел рәттән Әтиләр көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырыла, – дип хәбәр итте Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова. – Быел дүрт гаиләне чакырган идем. Кызганычка каршы, икесе килә алмады. Ике гаилә генә булса да, бик күңелле кичә үткәрдек”.
Эльвира Әхмәтҗанова кунакларны Әтиләр көне белән котлаган, гаиләләр белән таныштырган һәм алар өчен төрле бәйгеләр оештырган.
Иң элек, балалар, бик дәртләнеп, әтиләре, аларның шөгыльләре турында сөйләгәннәр.
“Әтиләр өй дә төзиләр, балыкка да йөриләр, машина да йөртәләр икән. Әтиләр шундый булырга тиеш тә. Әниләр күбрәк матурлыкка, яхшылыкка, чисталыкка өйрәтсә, әтиләр – балалар сөйләгән зур эшләргә өйрәтүчеләр, алар – гаилә терәге”, – дип уртаклашты китапханәче.
Балалар, күзләре бәйләнгән килеш, әтиләрен һәм әниләрен эзләгәннәр. Алар бу биремне дә җиңел генә үтәп чыкканнар.
Әтиләр дә сынатмаганнар: викторина сорауларына җавап биргәннәр һәм гаиләләре белән бәйгеләрдә катнашканнар. Мәсәлән, легодан өй төзегәннәр, балык тотканнар, шар кабартканнар, пазл җыйганнар. Сүз уңаеннан, пазлларны гаиләләргә бүләк иткәннәр. “Газетадан кем нәрсә ясый ала?” уены аеруча кызыклы булган. Гаиләләр, ярыша-ярыша нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәткәннәр.
“Элек кәгазьдән шапка, кепка, бака, көймә һәм башка төрле әйберләр ясый идек. Хәзер бу мавыгу онытылып бара, – ди Эльвира Әхмәтҗанова. – Мин бу уенда гаиләләргә иске газеталар бирдем. Шәрәповлар башта самолёт ясый башлаганнар иде һәм алар, Гыймаевлардан карап, кепкалар, эшләпәләр ясадылар”.
Һәр гаилә уеннарда актив катнашкан. Чыннан да, әтиләр белән күңелле шул!
Уенда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмаган, дуслык җиңгән. Бәйрәм бүләксез булмый: китапханәче күчтәнәчкә конфетлар тараткан, әтиләргә – Марат Гыймаев белән Эдуард Шәрәповка – “Иң яхшы әти” дипломы тапшырылган.
Бәйрәм кичәсе гаиләләрне берләштергән, катнашучылар канәгать калганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев