Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яшь фермер Ильяс Таһирҗанов авылны табигыйлыгы өчен ярата

“Агростартап” программасында җиңү яулап, кырык баш савым сыерга исәпләнгән фермасын төзегән 25 яшьлек фермер Ильяс Таһирҗанов турында

– Техника белән мавыга идем. Дөресен әйтим, Казандагы аграр университетның механика факультетын тәмамлаганда да авылга кайтасым килми, шәһәрдә калу турында уйлый идем. Бер ел армиядә хезмәт иттем, шул вакытта минем фикерем, тормышка карашым үзгәрде, авылда эшләргә булдым, – дип искә алды Ильяс. – Авылның табигате дә үзенчәлекле, һавасы саф, ошый миңа авылда яшәргә. Эшем дә ошый. Уңышка ирешү үзеңнең тырышлыгыңнан тора. Тырышсаң, була, тырышмасаң, үзең гаепле. Теләк булганда, авылда эшләргә, уңышка ирешергә була, дип уйлыйм.

Армиядән кайтып эшли башлагач, егет авыл җирендә яшәүче эшмәкәрләргә ярдәм итүне күздә тоткан программалар белән танышкан. 2020 елда ул “Агростартап” программасында катнашу өчен бизнес-план төзегән һәм, кирәкле документларны җыеп, конкурс комиссиясенә тапшырган.

Конкурста җиңеп, Ильяс Таһирҗанов 6 миллион сум грант откан. Әлеге акчага ул, төзелеш оешмасы белән килешү төзеп, бина төзеткән, Башкортстанның нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнүче предприятиесеннән 40 баш голштин токымлы таналар сатып алган. Ясалма орлыкландыру технологиясен кулланып, нәселле терлек үрчетергә исәпли. Бүгенге көнгә терлекләр саны шактый арткан инде.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев