Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Район газетасын автолавкадан да алып була

Күчмә сәүдә элек-электән булган, әле дә актуальлеген югалтмый. Алай гына да түгел, кече торак пунктларда яшәүчеләргә, шәһәргә бармыйча гына, үзләренә кирәкле азык-төлекне сатып алуның бик тә уңайлы юлы ул.

Автолавкадан сәүдә итү Баулы районында да үсешкә ирешә. Авылларда яшәүчеләргә, азык-төлектән тыш, “Слава труду” һәм “Хезмәткә дан” газеталарын да сатып алу мөмкинлеге бар.

“Баулы-информ”, автолавка белән район авылларына барып, күчмә сәүдәнең авыл кешеләре өчен кирәкле булуына инанды. Бу көнне автолавка руле артында Николай Самойлов иде, ә сатучы – Гөлнара Халикова.

Автолавка Баулыдан кузгалганда, иртәнге сәгать 8 дә тулмаган иде. Азык-төлек төягән машина график нигезендә авылларга юл тотты.

Маршруттагы беренче авыл – Ташлы. Торак пунктка килеп кергәндә, машина йөртүче, автолавка килүен хәбәр итеп, сигнал бирде. Аннары автомобиль киң урамда туктады, авыл халкы азык-төлек алырга килә башлады.

– Автолавка – безнең өчен бик уңайлы, – дип, фикерен җиткерде Әлфия Вәлиева. – Бар кирәкле товарны китерәләр, заказларыбызны да исәпкә алалар. Балаларга уенчыклары да бар. Җәй көне, мәсәлән, балалар кайткан иде, аларга уенчыклар алдым. Кызганычка каршы, машина сирәк килә. Машина йөртүчеләр җитмәвен беләбез.

Без Әлфия белән сөйләшкән арада, автолавкага башкалар да килде. Нигездә, камыр ризыкларын, ипи сатып алдылар.

Азык-төлек төягән машина бер урында гына тормый – һәр торак пунктта берничә урамда туктап тора.

Татар Ташлысы авылында хат ташучы Гөлнур Шакированы да очраттык. Аның почта, шул исәптән безнең газетаны да тарата торган вакыты иде.

– Район газетасын алдыралар. “Хезмәткә дан”га язылучылар күп, “Слава труду”ны да алучылар бар, – ди ул.

Хат ташучы авыл кешеләренә безнең “2021 елга газетага языл һәм бер капчык бәрәңге от” дип аталган яңа акциябез турында да мәгълүмат җиткерә. Акция 20 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак. Авыл кешеләренә ул ошаган – бәрәңге беркайчан да артык булмый.

Аннары без Иске Чүте авылына юл тоттык. Шулай ук сигнал белән хәбәр итеп, туктап тордык. Ул арада кешеләр дә чыга башлады. Яшьләр татлы ризыкларга өстенлек бирсә, өлкән буын ипи сатып алды.

Безнең авылда азык-төлек кибете бар, шулай да иң тәмле ипи – Баулыныкы. Мин автолавкадан ак һәм кара ипи алырга яратам. Тик автомобиль еш килми, – дип сөйләде Зәйтүнә Миңнеәхмәтова. Хәзер автолавкадан район газеталарын да алып булуын белгәч, ул сөенде, һәм элек хат ташучы булып эшләгәнлеген, “Хезмәткә дан”ны яхшы белүен әйтте. Хәзерге вакытта Иске Чүтедә хат ташучы булып аның кызы эшли. Ул Иске Чүтедә генә түгел, Уба авылында да почта тарата.

Автолавка бер көн эчендә берничә торак пунктта була, Николай белән Гөлнараны һәркайда түземсезлек белән көтеп алалар. Тик, кызганычка каршы, автолавканың сирәк килүен әйттеләр. Николай Самойлов белән сөйләшкәч, машина йөртүчеләр җитмәвен аңладык. Ә берүзенә көн саен район буйлап йөрү авыр.

– Эшем ошый. Бер кыенлыгы да юк, хезмәт хакы да яхшы. Тик әлегә автолавка йөртүче булып берүзем эшлим, авылларга Гөлнара белән йөрибез, – ди Николай.


Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев