Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Район башлыгы яңгыр сорап корбан чалды

Ураза ае дәвам итә, димәк изге гамәлләр кылу бик урынлы. Бүген "Өмет" мәчетендә Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин тарафынан корбан чалынды.

Җәй аеның эссе, коры булуы,күптәнән инде яңгырлар яумавы бар халыкны борчый. Район буенча чәчүлекләр зыян күрә, бар тереклек янгыр сорый. Җирле халыкта элек-электән янгыр теләп корбан чалу гадәте бар.

Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин ата-бабаларыбыз гореф-гадәтен дәвам иттереп үз куллары белән корбан чалды. Корбан итеп сарык алынды.

Корбан чалу чарасыннан соң Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов тарафынан коръән укылып дога кылынды.

Корбан ите шәһәр мәчетләрендә узачак ифтар ашында кулланылачак. Рамазан аенда кылган изге ниятләр кабул булып, шифалы янгырлар явуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев