Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кырымсарай авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы яңартылды

Бина “Административ биналарны капиталь ремонтлау” республика программасы буенча ремонтланды.

Бинаны ремонтлауга республика бюджетыннан – ике миллион сумнан артык, ә  муниципаль бюджеттан 765 мең сум акча бирелгән. 

Капремонт яз көне башланган иде. Төзүчеләргә бинаны заманча итеп төзекләндерү, шул ук вакытта беренчел архитектура кыяфәтен саклап калу бурычы куелды.

Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов “Баулы-информ”хәбәрчесенә сөйләгәнчә, иң элек бинаның түбәсен алыштырганнар, аннары эчкә эшләргә керешкәннәр.

Ремонт ярты еллап дәвам иткән. Хәзер бу бина заманча таләпләргә тулысынча җавап бирә.

– Стеналарны тигезләп буядылар, яңа түшәмнәр ясадылар, инженерлык коммуникацияләрен, яктыртуны, җылылык системасын алыштырдылар. Шулай ук яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелды, – дип сөйләде безгә Дамир Шакирҗанов.

Элек биредә җирле үзидарә советы рәисе булып эшләгән Тамара Архипова төзекләндерелгән бинаны күрергә килгән.

– Бина тулысынча яңартылган, хәзер биредә су, канализация бар. Авыл советы хезмәткәрләренең яхшы шартларда эшләячәгенә бик сөенәм, – ди ул.

 Җирлек башкарма комитеты хезмәткәрләре яңгырлы көзне һәм салкын кышны яңа түбәле уңайлы бинада каршы алуларына үзләре дә бик сөенә.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев