Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кандыз халкы сайлауда зур активлык күрсәтә

Баулы районының шәһәр һәм район сайлау участокларында сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар өчен тавыш бирү актив бара. Иң ерак авылларның берсе булган Татар Кандызы авылы халкы да сайлауларда яхшы катнаша. Ике көн нәтиҗәләре буенча мәдәният йортында урнашкан 1054 санлы участокта инде 86 процент сайлаучы тавыш бирергә өлгергән.

Төп сайлау көнен Кандыз авылы участогында Рәис һәм Фәнүзә Миңнегалимовлар ачып җибәрде. Сайлауларга алар һәрвакыт бергә йөрергә өйрәнгәннәр. Авылда эш вакыты – кемдер бәрәңге казый, кемдер башка төрле бакча эше белән мәшгуль. Ир белән хатын әйтүенчә, сайлаулар хакына алар бөтен эшне читкә куеп торырга булганнар.  

- Сайлауларны бер дә калдырганыбыз юк, илләребез тыныч булсын, - ди Фәнүзә Миңнегалимова.

Ярулла Фәррахов гомере буе механизатор булып эшләгән, сайлауларны шулай ук бер дә калдырганы булмаган.  

- Минемчә һәркем үз тавышын бирергә тиеш, бу безнең гражданлык бурычыбыз, - ди ул.

Барлыгы 1054 санлы участокта 572 сайлаучы исәпләнә, шуларның 10сы беренче кабат тавыш биргән. Авыл халкы беренче ике көнне зур активлык күрсәткән.

- Авылда эш вакыты, шуңа карамастан халык актив килә, үз тавышын бирә, - ди  участок сайлау комиссиясе әгъзасы Римма Нәүрүзбаева – Ике көн нәтиҗәсе буенча 86 процент кеше инде тавыш бирде.  

Сайлау участогында сайлаучыларны барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп каршы алалар. Полиция хезмәткәре хәвефсезлекне тәэмин итә,ә  күзәтүчеләр тавыш бирү законнарга ярашлы баруы артыннан күзәтә.

- Өченче ел күзәтүче буларак катнашам, үз вазифаларымны үтим, - ди ТР Иҗтимагый палатасыннан күзәтүче Айрат Хөсәенов. – Сайлаулар вакытында башлана, бюллетеньнәр вакытында чыгарыла. Халык тавышын бирә.  Закон бозу очраклары юк.

Бу сайлауларда 166 кеше өйдә  тавыш бирергә теләк белдергән. Аларның күпчелеге өлкән яшьтәге кешеләр. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары аларның барысын да йөреп чыгып тавышларын җыеп бетерделәр.

Шулай ук участок сайлау комиссиясе әгъзалары кырда һәм ындыр табагында эшләүчеләр янына барып та сайлаттылар. Хәзерге вакытта хуҗалыкта көнбагыш җыю һәм кайтару белән шөгыльләнәләр.

- Әлеге вакытта көнбагыш ташыйбыз, - ди  машина йөртүче Радик Шайхетдинов. – Сайлауларга йөрергә кирәк, һәр кеше үз тавышын бирергә тиеш.   

Комиссия әгъзалары, төштән соңга инде сайлаучыларның барысы да тавыш биреп бетерергә тиеш, диләр. 

 

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ