Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Фронт өчен: өлкән яшьтәге баулылы, йон эрләп, ярдәм күрсәтә

Бүгенге көндә һәркем ничек тә булса махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша. Кемнең кулыннан ни килә, кем солдатларга ни җибәрә ала – барысын да тырыштыралар. Тумышы белән Оренбург өлкәсе Керәҗле районынан булган, бүгенге көндә балаларында Баулыда яшәүче Рауза апа Галиуллина оекбашлар бәйләү өчен йон эрли.

Гыйнвар аенда Рауза апага 90 яшь тула, ул сугыш чоры баласы. Илебездәге вәзгыятькә ул да битараф түгел. Яңалыклар белән танышып тора. Рауза апа да җиңү өчен үз өлешен кертергә уйлаган. Бүгенге көндә өлкән яшьтәге ханым, кайчандыр йон эрләп яшәгән вакытларын тагын да исенә төшереп, эшкә керешкән. Чөнки җылы оекбаш бәйләү өчен яхшы эрләнгән җеп тә кирәк. Ә ул эш һәркем кулыннан да килми.

“Мин беренче сыйныфка укырга кергәндә, әтиемне сугышка алып киттеләр, – ди Рауза апа. – Алты бала калдык. Әти сугыштан кайтмады. Әбием янында йонны тетәргә, эрләргә өйрәндем. Сарыклар, кәҗәләр тоттык. Шәлләр бәйләп сата идек. Балалар үстергәндә оекбашлар бәйләдем. Әле дә үз көчемне кертеп, кулымнан килгәнчә, бераз гына булса да ярдәмемне кертергә булдым. Сугыштан балалар исән-сау әйләнеп кайтсыннар, дөньялар тыныч булсын иде”.

Баулы хатын-кызлары хәрбиләргә ярдәмләшү нияте белән күптәннән тотынды. Алар куллары белән бәйләнеп җибәрелгән оекбашлар хәзер инде бихисап.

Менә бүген дә Рауза апага Баулы халык театры администраторы Ләйлә Гафиятуллина, әйдәп баручы артисты Нурия Абдуллина тагын берничә көнҗәлә йон китерделәр. Рауза апа, йонны үз куллары белән тотып, карап алды. Рауза апага тагын да эш килде, ә ул аңа шат кына, чөнки вакыт та уза, кулга эш тә була.

Тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телеканалында карый аласыз.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев