Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Дәүләт Советы рәисе Баулыда булды

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районында булды.

Республика парламенты спикеры район башлыгы Альберт Хәбибуллин һәм рәсми затлар озатуында сөт продукцияләре җитештерү цехында, шулай ук район үзәк хастаханәсендә булды, ул анда капиталь ремонт узган поликлиниканы карады. Фәрит Мөхәммәтшин яңартылган медицина учреждениесенең җыйнак һәм яхшы бүлмәләренә уңай бәя бирде, пациентлар, медиклар белән сөйләште. Аннан соң Дәүләт Советы рәисе М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты фойесында оештырылган "Баулы районы бүген" дип исемләнгән күргәзмәне карады, һәм Баулы муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Депутатлар Баулы муниципаль районы башлыгының районның социаль-икътисади үсеше йомгаклары турында еллык хисабын тыңладылар. Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Аерым алганда, ул Баулы районының Татарстанның социаль-икътисади үсешенә үз өлешен кертүен билгеләп үтте. Фәрит Хәйруллович ассызыклаганча, район алдында торган төп бурычларның берсе - икътисадның реаль тармагында кече бизнесның өлешен арттыру. Ул Баулы муниципаль районы мәдәният бүлеге баш белгече Ярия Гәрәевага һәм "Баулынефть" идарәсенең 2нче санлы нефть һәм газ чыгару цехы начальнигы Мәсгуть Абдуллинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Татарстан парламенты башлыгының эш визитын яктырту өчен, Баулыга республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килде.
Бу хакта тулырак язманы "Хезмәткә дан" газетасының киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев