Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының "Инсаният"ансамбле җиңү яулады

Бүген Бөгелмә шәһәрендә Бөтенроссия "Милли моң" мөнәҗәтләр фестивале үтте. Әлеге фестиваль мөнәҗәт әйтүчеләрне тугызынчы тапкыр җыйды.Анда баулылар да катнашты.

Әлеге фестивальдән Баулы шәһәренең "Инсаният"ансамбле быел да җиңү белән кайтты.Алар борынгы  "Әлвидаг" мөнәҗәтен башкарып,өченче урынга лаек булдылар.
"Мин бик шат!Бик лаеклы урын,-дип сөенече белән уртаклашты ансамбль җитәкчесе Римма Яруллина.- Алдынгы урыннарны алучылар күбесе яшьләр иде.Алар ныклы әзерлек белән килгәннәр.Мөнәҗәтләрне хәтта ике тавышка әйтүчеләр булды.Әлбәттә,ул бик матур яңгырый.Чарада Башкортстаннан,Татарстанның Тукай,Лениногорск, Бөгелмә, Кукмара, Чаллы,Сарман районнарыннан,Казан шәһәреннән,хәтта Сахалиннан да килеп катнашучылар булган.

Римма ханым сүзләренчә,быел да ялгыз гына мөнәҗәт әйтүчеләр утыздан артык булган.Исегезгә төшереп үтәбез,узган елны Римма Яруллина соло башкаручылар арасында беренче урынны яулаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев