Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар татарча диктант язды

Бүген, 10 сентябрь көнне, Баулылар дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушылып, татар телендә диктант язды. Районыбызда әлеге акциядә меңнән артык кеше катнашты.

Беренче булып, үз белемнәрен район башкарма комитеты хезмәткәрләре тикшереп карады. Алар арасында район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов та бар иде.

“Бүген мин беренче мәртәбә “Татарча диктант Яз” акциясендә катнаштым, – дип уртаклашты Альберт Талипов. – Бик авыр булмады. Чөнки мин үзем татар мәктәбе тәмамладым. Кыенлыгы шул – кул белән язу читенрәк, кул клавиатурага өйрәнгән икән. Тект яхшы, “бишле”гә язганмындыр, дип уйлыйм.”

Баулы районында татарча диктантны тагын шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә, шәһәрнең ике китапханәсендә һәм аграр көллияттә яздылар. Әлеге акциядә барлыгы меңнән артык райондашыбыз катнашты.

“Бу акция дөньяда алтынчы тапкыр үтә, ә Баулыда менә шулай күләмле итеп өченче тапкыр үткәрәбез. Бу районны тулаем колачлый торган акция, – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы Баулы бүлекчәсе рәисе Фәридә Зыярова. – Өченче елны диктантны 800 кеше язган булса, былтыр – меңгә якын. Монда сабый балалардан башлап, әби-бабайларга кадәр актив катнаша”.

Быел диктант язучыларга Гомәр Бәшировның искиткеч матур тексты тәкъдим ителде, барлыгы 223 сүз иде анда. Бераз катлаулырак булуына карамастан, аны күбесе бик теләп һәм яратып язды.

“Мин татар мәктәбен, аннан Казан университетының рус филологиясе бүлеген тәмамладым, 40 ел 3нче мәктәптә укытучы булып эшләдем, – дип сөйләде безгә Раузана Зеленова. – 2019 елда бу акциядә катнашкан идем, быел да үземне тикшереп карарга булдым. Диктан авыр булмады. Иң азы “дүртле”гә язганмындыр, дип уйлыйм, бәлки “бишле”дер дә эле! Бу чара матур бер гадәткә әйләнде, киләсе елларда да катнашырга иде.”

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев