Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда яшәүче Сираевлар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләде

Бүген ЗАГС бүлегендә бриллиант туйларын билгелүче Миннезәки һәм Зәйтүнә Сираевларны котладылар. Бөек Җиңүнең 10 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә өйләнешкән Сираевлар бу зур бәйрәмнең 70 еллыгын, гаилә бәйрәме белән бергә үреп үткәрүләренә бик сөенәләр.

Баулы районы Хансөяр авылында гомер итүче Зәйтүнә һәм Миннезәки Сираевлар бергә яшәүләренә 60 ел тулуны, бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Алар икесе дә авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Әлеге пар 5 бала үстергән, бүгенге көндә аларның 9 оныклары, 8 оныкчыклары бар. Сираевларны бәйрәм көннәре белән район башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Хансөяр авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдинов тәбрик иттеләр. Сугыш чорында күпъеллык фидакарь хезмәте, тырышлыгы өчен Миннезәки Сираевка Бөек Җиңүнең 70 еллыгына атап чыгарылган юбилей медале, рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук ветеранга Татарстан президенты бүләге дә бирелде. 60 ел буе бер-берсенә тугъры булып, матур яшәгән Сираевлар сөенечле күз яшьләре аша районның мактаулы гаиләләре теркәлгән китапка кул куйдылар.

Индира Сәйфуллина фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев