Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Халыкара туган тел көнен бәйрәм иттеләр

Баулы районында тормыш итүчеләр унҗиде телдә сөйләшә. Һәркайсы өчен ана телендә яңгыраган сүзләр бик кадерле булып тора. Бүген Халыкара туган тел көненә багышлап шәһәребезнең мәдәният йортында чара уздырылды. Район мәктәпләрендә укучылар концерт әзерләгән иде.

Балалар милли биюләр башкардылар, җырлар яңгыраттылар. Спектакльләрдән өзекләр дә күрсәтелде.

Мәсәлән, өченче мәктәп укучылары Фәнис Яруллинның "Әнә килә автомобиль" әсәренең бер өлешен, беренче мәктәп укучылары "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятеннән өзек күрсәттеләр.

Тамашачыларны удмурт милли мәдәнияте белән Покров Урыстамак укучылары, чуваш милли мәдәнияте белән Алексеевка укучылары таныштырды.

Чарада татар, рус, чуваш, удмурт теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның муниципаль этабында җиңүче укучыларны да котладылар.

Районда уздырылган Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучыларының "Туган тел" мастер-класс бәйгесендә җиңүчеләрне мәгариф бүлеге җитәкчесе Регина Зверева тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев