Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы бораулаучылары өченче ел рәттән призёр булалар

"Татнефть" җитештерү төркеменең төп һөнәрләре буенча яшь эшчеләр арасында ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык бәйгесендә Баулы бораулау эшләре предприятиесенең бораулау вахтасы өченче урын яулаган.

Баулы нефтьчеләренең бу бәйгедән өченче ел рәттән җиңү белән кайтуларын исегезгә төшерәбез. Быел Баулы өчен бораулау мастеры Раушан Ибраһимов җитәкчелегендәге вахта ярышкан. Ә команда составына бораулаучы Максим Кашин, бораулаучы ярдәмчеләре Денис Ильясов, Илнур Нәфыйков, Айрат Гарифуллин, Илмир Хәбиров булган. Җиңгән өчен Әлмәттә аларның һәрберсенә видеокамера бүләк иткәннәр, ә предприятиеләре премия түлиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев