Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда ярминкәләр башланды

Шәһәрнең агросәнәгать паркында ярминкәләр атна саен булачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә шәһәрлеләргә районыбыздагы крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар җитештергән азык-төлек тәкъдим ителә. Биредәге товарлар экологик яктан чиста, бәяләре дә кулай. 
Нәзифә Исхакова ярминкәгә тормыш иптәше белән килгән.
"Тавыкларга ике капчык бодай алдык. Бер капчыгы 750 сум тора. Ярминкәдә хаклар түбәнрәк, шуңа күрә биредән алабыз", – ди пенсионер.
Татар Кандызыннан килгән Вәгыйзовлар кош ите сата. 
"Тавык итен килограммын 250 сумнан тәкъдим итәбез, күркә итен — 400 сумнан, – ди Миләүшә Вәгыйзова. – Сатып алучылар күп түгел, шуңа күрә күп алып килмибез". 
Оренбургтан Любовь һәм Валерий Василькиннар үзләренең умарталарыннан алынган бал сата. Алар Баулы ярминкәләрендә 2011 елдан бирле сәүдә итә, даими сатып алучылары да бар.
"Элек ярминкәләр шәһәрнең үзәк мәйданында булганда, сатып алучылар күбрәк иде. Хәзер сәүдә бик бармый, — ди Любовь Василькина. – Таныш әбиләрем, бирегә килергә ерак, йөрергә кыен, диләр".
Ярминкәләр һәр шимбәдә иртәнге сәгать җидедә үткәреләчәк. 
Фото: ЛӘЙСӘН ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X