Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда паркны төзекләндерү ахырына якынлаша

Җиңү һәм Хезмәт даны паркын реконструкцияләү эшләре 2020 елның язында ук башланды. Хәзер төзекләндерүнең соңгы этабы бара. Исегезгә төшерәбез, бу максатка 100 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде.

Беренче этап эшләре, “Парклар һәм скверлар” республика программасы буенча, сәнгать мәктәбеннән самолет һәйкәленә кадәрге участокта башкарылды. Моның өчен Татарстан бюджетыннан 27 миллион сум бүлеп бирелгән. Ә паркның һәм аллеяның калган өлешен масштаблы яңарту өчен 70 миллион сумнан артык грант отылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров сүзләренә караганда, объектны 31 декабрьгә кадәр тапшыру планлаштырылган булган, әмма паркны Нефтьчеләр көненә һәм Шәһәр көненә ачу күздә тотыла.

Горюнов урамында, 4нче гимназия һәм мәдәният йорты арасындагы территориядә, нефтьчеләр ярдәме белән, парк зонасы төзелә. Ул Җиңү һәм Хезмәт даны пакын кисеп үтә. Анда да эш бара.

Парк төзелеше өч этапта бара. Аны реконструкцияләүгә федераль, республика һәм җирле бюджет акчалары гына түгел, иганәчеләр (“Татнефть, Алойл, Татойлгаз, Башнефть”) акчалары да файдаланыла.

Фото: А.Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев