Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда “Балкыш” фестиваленең район сайлап алу туры узды

Район мәдәният йортында ветераннар арасында “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестиваленең район сайлап алу туры узды. Әлеге иҗади конкурста Баулы районыннан 20дән артык өлкән яшьтәге кеше катнашты.

Өлкән яшьтәгеләр төрле номинациядә чыгыш ясадылар. Берәүләр үзе иҗат иткән шигырьләрен укыса, икенчеләре моңлы җыр суздылар. Жюри әгъзалары катнашучыларны төрле яклап бәйләде.

“Без катнашучының артистлык осталыгына, сәхнәдә үз-үзен тотышына, башкару осталыгына игътибар итәбез, – дип сөйләде  жюри әгъзасы Гөлия Күчербаева “Баулы-информ” хәбәрчесенә. – Җырларның тере тавышка башкарылуы да бик мөһим. Җиңүчеләр соңрак билгеле булачак”.

Исергәп авылыннан 63 яшьлек Фәрит Хөснетдиновның “Балкыш” фестивалендә беренче генә катнашуы.

“7-8 сыйныфларда укыганда, гармунда уйнарга өйрәндем,ди ул. –Беренче полухромка гармунымны әтием алып кайтып бирде. Әни белән бертуган абыем бар иде, бик шәп уйный торган иде гармунда, хәзер ул инде мәрхүм. Аның уйнаганына нык кызыга идем. Кызыгу һәм дәрт булгач, әкренләп өйрәнеп киттем. Гармун, кая барсам да, үземә иптәш. Армиядә дә бер башка югарырак йөри идек. Анда руслар да, уйна, безгә нинди милләт көе булса да ярый, дип әйтәләр иде. “Балкыш”ка бер сынап карар өчен килдем”.

Сайлап алу турында катнашучыларның иң-иңнәре Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концертында да чыгыш ясаячак.

ФОТО: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев