Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районыннан Хәлиуллиннар Татарстан президенты белән очрашуга барды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү оештырды. Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 46 гаилә катнашты. Безнең районнан президент белән очрашуга Татар Кандызы авылыннан Раушания һәм Илшат Хәлиуллиннар чакырулы иде.

Хәлиуллиннар гаиләсен Баулы районында яхшы беләләр. Алар – Хәлиулиннарның зур педагогия династиясе дәвамчылары.

Раушания белән Илшат Хәлиуллиннар – район үсешенә зур өлеш кертүләре, һөнәри эшчәнлекләрендә уңышларга ирешүләре белән якташлары арасында хөрмәткә лаек булган шәхесләр. Алар – ике бала тәрбияләп үстергән үрнәк гаилә дә.

Илшат Шамил улы – үз эшен яхшы белүче энергияле кеше, мәктәп директоры һәм югары категорияле укытучы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Ул – педагогия коллективына юнәлеш бирүче җитәкче, кайгыртучан гаилә башлыгы һәм ата. Илшат Хәлиуллин тормыш юлында очраган барлык мәшәкатьләрне һәм кыенлыкларны җиңел генә җиңеп килә, чөнки янәшәсендә – ныклы таянычы, тугры гомер юлдашы. Раушания Насыйбулла кызы – югары категорияле педагог, башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирә, директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары.

Хәлиуллиннар менә дигән ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Илнур, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетын тәмамлап, инженер булып эшли. Кызлары Миләүшә әти-әнисе сукмагыннан киткән: Казан Федераль университетының чит телләр факультетында дүртенче курста укый.

Президент белән очрашудан соң, Раушания Хәлиуллина “Баулы-информ” хәбәрчесенә тәэсирләрен сөйләде.

“Без тормыш иптәшем белән инде 30 ел гомер итәбез. Безнең тормыш юлыбызны бәяләп, шундый күләмле чарага барырга лаеклы дип тапканнары өчен, зур рәхмәт, – дип сөйләде ул. – Безне бик җылы каршы алдылар. Президент һәм аның тормыш иптәше белән очрашуда булу – безнең өчен горурлык. Районыбыз һәм республикабызда  яхшы якка булган үзгәрешләр киләчәктә дә дәвам итсен иде”.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев