Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында ашлык узган елга караганда өч тапкыр кимрәк

Быелгы сезонда Баулы районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең 28187 гектардан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыеп аласы бар. Бүгенге көндә урып-җыю планы 26 процентка үтәлгән. 8215 тонна ашлык суктырылган. Район буенча уртача уңыш 11,2 центнер тәшкил итә.

“Кызылъяр”, “Бәкер”, “Миңнуллин”, “Берлек”, “Николашкино”, “Берёзовские зори”, “Мөхәммәтшина” хуҗалыклары уҗым культуралары суктыруны төгәлләгән. Корылык аркасында аграрийлар бу культуралардан көтелгән уңышны җыеп алуга ирешмәгән. Уртача уңыш – гектарыннан 11 центнердан аз гына күбрәк, бу узган елга караганда өч тапкыр кимрәк дигән сүз.

Хуҗалыклар сабан культураларын урып-җыюга керештеләр. Уңыш көткәннән кимрәк булса да, игенчеләр яхшыга өметләнә.

Урак барышы турында тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасының 30 июль саныннан укырга мөмкин булачак.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев