Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы җитәкчеләрен татар телендә чыгыш ясау серләренә өйрәттеләр

Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Казан дәүләт сәнгать институты укытучылары район җитәкчелеген, барлык оешма, предприятиеләр, мәгариф бүлеге җитәкчеләрен, авыл җирлеге башлыкларын татар телендә чыгыш ясау осталыгына өйрәтте.

Чараны шагыйрә, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, сәхнә теле һәм диктор осталыгы буенча белгеч Илсөяр Шиһапова үзе иҗат иткән шигырь белән башлап җибәрде. Ике сәгатьтән артык барган очрашуда остазлар Азат Зарипов, Раушан Шәрипов, Әлфис Галиуллин татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәттеләр, киңәшләр бирделәр, музыкаль номерлар күрсәттеләр.

Укытучыларның һәр чыгышын залда утыручы җитәкчеләр зур кызыксыну белән, тын да алмый тыңлап утырдылар. Чара барышында, чыгыш алдыннан киеренкелекне бетерергә, авазларны дөрес әйтергә өйрәттеләр. Баулылар укытучылар өйрәткән күнегүләрне бик теләп кабатлап утырдылар.

– Бүгенге чара безнең өчен бик эчтәлекле булды, – ди район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин. – Татар телендә сөйләшсәк тә, без татар телебезне белеп бетермибез, бик аз сөйләшәбез. Безгә туган телебездә күбрәк сөйләшергә кирәк. Моны, әлбәттә, гаиләдән башларга кирәк. Гаиләдә, эштә хезмәттәшләребез белән дә татарча сөйләшергә кирәк.

– Иң сөендергәне шул: бу проект бүгенге көндә бердән-бер һәм уникаль проект, –ди Илсөяр Шиһапова. – Фәкать Татарстанда гына төрле һөнәр иясе булган район җитәкчеләрен татар телендә сәнагатьле, матур итеп, җәлеп итәрлек итеп чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү остаханәләре оештырылды. Аның максаты – татар телендә, үзебезнең туган телебездә чыгышларыбызны матур итеп тәкъдим итә белү, сәхнәгә чыккач, кәгазьдән уку түгел, ә нәкъ менә аудитория белән әңгәмә корып, аралашып чыгыш ясау.

Остазлар бу проектны республиканың бик күп районнарында тәкъдим иткәннәр. Илсөяр Шиһапова сүзләренчә, һәр районда әдәби телдә, матур итеп татарча сөйләүче җитәкчеләр бихисап.

– Үзләре чыгып, остаханә ясарлык җитәкчеләребез бар икән, – ди Илсөяр ханым. – Алар үзләре дә кызыксыналар, телебезнең киләчәге өчен борчылалар. Чыгыш ясау осталыгы турында алар да уйлана икән. Алар остаханәләрдә бар күнегүләрне дә, безгә ияреп, актив эшләп, сораулар биреп, кызыксынып ясадылар. Безнең җитәкчеләребез – татар җанлы, милли җанлы, татарча белә торган шәхесләр.

Очрашуның икенче бүлегендә җитәкчеләр мастер-класста катнашты. Чыгышлар алдыннан киеренкелекне бетерү өчен төрле күнегүләр кулланып булганын белделәр.

Чараны оештыручылар җитәкчеләргә “Чыгыш ясау сәнгате нигезләре һәм әдәби сөйләм” кулланмасын бүләк иттеләр.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев