Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы агачлары күркәмләнә

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиясе хезмәткәрләре шәһәр буенча, бигрәк тә бүгенге көндә төзекләндерү узган Җиңү һәм Дан паркы буенча үскән агачларның артык ботакларын кисәләр, куакларны матур формага китереп тигезлиләр. Шулай ук вакыт узу белән черегән агачларны да алып ташлыйлар.

– Агач ботакларының ямьсез булып торган җирләрен кисеп ташлыйбыз, – ди предприятиянең баш инженеры Марсель Даутов. – Бу эшләрне агач ботаклары ныклап үсеп киткәндә эшлибез. Электр тапшыру линияләренә комачаулаган агач ботакларын да кисәбез. Көчле җил-давыл аударган агачларны да кисеп җыештырабыз.

Берничә эшче киселгән агач ботакларын йөк машинасына төяп махсус урынга чыгаралар.

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиясендә ел дәвамында эш туктап тормый, ул бихисап. Бүгенге көндә хезмәткәрләргә ярдәмгә мәктәп укучылары да килә. 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге егетләр-кызлар, урамнарны, парк һәм скверларны, тротуарларны себерүдә, ә егетләр шәһәр буйлап үлән чабуда катнаша. Бүгенге көндә биредә 16 бала хезмәт хакына эшли.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев