Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Комбайн” операциясе башланды

20 июльдән 20 августка кадәр Татарстан Гостехнадзор идарәсенең район инспекторлары ашлык урып-җыю техникасын тикшерү рейдларын үткәрә.

“Комбайн” операциясе ашлык урып-җыю комбайннарын дәүләт техник карау уздыруның сыйфатын һәм тулылыгын тикшерүгә, урып-җыю вакытында техниканың сакланышын һәм имин кулланылуын тәэмин итүгә юнәлтелгән.

Тикшерү барышында, инспекторлар техниканың дәүләт номер билгесе, теркәү турында таныклыгы, техник карау узу турында таныклыгы булу-булмауга аеруча зур игътибар бирә. Шулай ук комбайннарның комплектлыгы һәм тавыш һәм яктырту приборларының төзеклеге, двигательләр торышы да тикшерелә.

Фото: /photo.tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев