Баулы укучыларын коррупциягә каршы көрәшергә өйрәтәләр
Баулының 7нче мәктәбе укучылары өчен “Коррупция белән көрәшү һәркемнең эше!” темасына интерактив уен үткәрелгән.
“Ласточка” балалар сәламәтләндерү-ял учреждениесе хезмәткәрләре Зәмия Гыйләҗева һәм Нурия Котлыева 7нче мәктәпнең 6нчы сыйныф уукчылары өчен “Коррупция белән көрәшү һәркемнең эше!” интерактив уенын оештырган.
Чараның максаты – балаларда коррупциягә кагылышлы гражданлык позициясе формалаштыру өчен күнекмәләр тәрбияләү.
Сыйныф сәгатендә Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева да катнашкан, укучыларга коррупция һәм террорчылык белән көрәшү юллары турында сөйләгән.
Чыганак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/2023534.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев