Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Урманчылар урамында бәйрәм

Якшәмбе көнне урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел бу көнне Татарстан урман хуҗалыгы оешуның 80 еллыгы да билгеләп үтелә.

Баулы районында бердәм команда булып эшләүче ике урманчылар коллективы бар: "Баулы урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе һәм "Баулыурман" дәүләт учреждениесе. Аларның беренчесенә урман фонд-лары белән идарә, контроль һәм күзәтчелек итү йөкләнгән булса, икенчесе урманнарны саклау, яклау, яңарту һәм урман продукциясен сату буенча эшләр комплексын башкаруга дәүләт контрактын үти.
"Баулы урманчылыгы" ДКУ тарафыннан агымдагы елның сигез аенда урманнарда закон бозучыларга карата 22 акт төзелгән. Закон бозучылар урманнарга салган зыян 432 мең 700 сум тәшкил иткән. Актларның унысы законсыз агач кисү өчен, берсе - урманда санитар кагыйдәләрне бозган өчен, унысы - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен төзелгән. Бу актлар буенча административ хокук бозу турында 12 беркетмә төзелгән. Бер гражданинга карата җинаять эше кузгатылган, аның эше судта.
Быел Баулы урманчылыгы территориясендә, агач авып авария килеп чыгу очракларын булдырмас өчен, электр тапшыру линияләрен агачлардан чистарту буенча зур күләмдә эш башкарылган. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы заказы буенча 30 гектар мәйданда урман утыртканнар. Бер шәхси компания заказы буенча шундый ук эш 5 гектар мәйданда башкарылган. Моннан тыш дәүләт контракты буенча дәүләт урман фондында 21 гектар урман утыртылган. Агачларны утырту белән генә дә эш бетми бит әле, аларны карап, яктыртып һәм чистартып торырга кирәк. Урман культураларын тәрбияләү эше быел 142 га мәйданда башкарылган. Урманнарны янгыннардан саклау өчен 150 км озынлыкта минераллаштырылган полосалар ясалган, тагын 49 км озынлыкта шундый полосалар яңартылган.

"Баулыурман"ДУ тарафыннан агымдагы елның 8 аенда 3,5 млн. сумлык товар җитештерелгән һәм хезмәт күрсәтелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 49 процентка күбрәк дигән сүз. "Баулы урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе Фәрит Минсәлимов билгеләп үткәнчә, "Баулыурман" ДУның икътисади хәле тотрыклылануы иң беренче чиратта кеше факторына бәйләнгән. Кыска гына вакыт эчендә берничә директор алышынган оешмада килеп туган кыен хәл җитәкче итеп 22 ел буена Кандыз урманчылыгында участок урманчысы булып эшләгән профессиональ урманчы Раил Сабиров билгеләнгәч кенә уңай якка борылыш алган. Югарыда әйтеп кителгән производство күрсәткечләре бу сүзләрнең хаклыгын раслый. Фәрит Миншакирович шулай ук урман инженеры Рәйсә Ганиеваның, Кандыз һәм Баулы урманчылыгы участок урманчылары Николай Флигентовның һәм Илфар Фазуллинның, урман мастерлары Айгөл Вәгыйзованың һәм Сергей Севрюковның, урман кисү цехы мастеры Валерий Груздевның, рамчы Семён Вотчинниковның, КамАЗ машинасын йөртүче Виктор Маликовның, урман егучы Мугафа Мостафинның намуслы хезмәтләрен билгеләп үтте.
Узган шимбәдә Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан урман хуҗалыгының 80 еллыгы уңаеннан үткәрелгән "Иң яхшы урманчы" республика конкурсында Баулы урманчылары данын Илфар Фазуллин, Финил Бәшәров, Татьяна Михайлова яклады. Призлы урыннар алмасалар да, бөтен республикадан килгән коллегалары арасында алар Баулы урманчыларын лаеклы күрсәтә алдылар. Ә иртәгә Баулы урманчыларының 10 кешелек делегациясе Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта үтәчәк республика урманчыларының "Урмантуй" бәйрәмендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев