Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Тимер атын” алыштырган

"Россия почтасы" тарафыннан тормышка ашырылучы проект кысаларында безнең районга көндәлек маршрутлары 10 километрдан артыграк тәшкил иткән хат ташучылар өчен ике велосипед кайтты.

- Якшәмбе көнне Удмурт Ташлысына кайтыр юлга чыккач, гөнаһ шомлыгына каршы, велосипедымның камерасы шартлады, - дип сөйләде Алексеевка почта элемтәсе бүлеге хат ташучысы Елизавета Федотова. Районга кайтарылган велосипедның берсен нәкъ менә аңа бүләк итәргә булганнар.
Елизавета Николаев-наның велосипедсыз эше бармый. Ул хезмәт күрсәтә торган торак пунктларның берсе - Удмурт Ташлысы авылы Алексеевкадан 10 километр ераклыкта урнашкан. Е.Федотова почтада инде 27 ел эшли. Хәзерге вакытта ул ике торак пунктта 929 кешегә хезмәт күрсәтә, 82 данә "Слава труду" район газетасын һәм башка вакытлы басмаларны тарата. Елизавета Николаевнаның элекке "тимер аты" инде шактый тузган. Аны аңа балалары бүләк иткән булганнар. Пенсия яшендә булуына карамастан, ул теләсә нинди һава шартларында да, иңенә калын сумкасын асып, Удмурт Ташлысына барып кайта.
Елизавета Николаевнага велосипед бик ошаган, чөнки ул - хатын-кызлар өчен махсус эшләнгән модель. Бары тик газеталар өчен кәрҗинне генә ныгытасы бар, ди ул. Аның буе өчен велосипед биегрәк, ләкин, үзенең әйтүенчә, моңа күнегергә генә кирәк.
Баулы районы почтаны аеру һәм тарату цехы начальнигы Рузилә Гыйниятова Елизавета Николаевнага велосипед бүләк итте һәм аңа күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
- Елизаветта Федо-рованың хезмәт стажы бу ханымның җаваплылыгы һәм ышанычлылыгы турында сөйли, почтада нәкъ менә шундый кешеләр эшләргә тиеш, - диде ул.
Р.Гыйниятованың сүз-ләренчә, икенче велосипедны Новозареченск почта элемтәсе бүлеге хат ташучысына тапшырырга карар кылганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев