Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Сәламәтлек – беренче урында

Районда инфекцияле авырулар белән бәйле хәл тотрыклылана бара, шул исәптән гражданнарның җаваплылыгы ярдәме белән.

1 декабрьгә булган мәгълүматка караганда, районда COVID-19ның яңа очраклары теркәлмәгән. Исегезгә төшерәбез: пандемия башланганнан бирле, безнең районда яңа коронавирус инфекциясенең 13 очрагы ачыкланган. Битлек режимын бозганга административ җаваплылыкка тартылучылар саны да кимегән.

Шулай да бүгенге көндә Башкортстаннан COVID-19 белән авыручылар белән элемтәдә булган дүрт кеше исәптә тора. Бу хакта Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, пневмония белән авыручылар саны да кимегән: ноябрьнең соңгы көннәрендә 88 очрак теркәлгән (аннан алдагы атнада 92 булган).

Баулының провизор госпитале көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә. Хәзерге вакытта анда 30 пациент бар, 24е кислород ярдәменә мохтаҗ, дип хәбәр итте Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибының медицина эше буенча урынбасары Евгений Сергеев. Шулай ук ул соңгы ике елда пневмония авыруы белән бәйле хәлне дә анализлады: мәсәлән, 2020 ел башыннан районда авыруның 918 очрагы теркәлгән, ә 2019 елда – бер ел эчендә 120 очрак.

Сезонлы грипптан вакцинация дә дәвам итә. Хәзерге вакытта районда 15975 кешегә привика ясалган, бу – гомуми планның 77 проценты.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев