Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Синоптиклар Татарстанда буран һәм көчле җил фаразлый

7-11 октябрьдә Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы фаразлана. Явым-төшем, көчле җил һәм буран булуы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бу чорда республикада явым-төшем, шулай ук буран булуы көтелә, күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк булачак.

Моннан тыш, якындагы көннәрдә төньяк-көнчыгыштан һәм төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил (8-9 октябрьдә - 22 м/с) булуы көтелә.

Вакытлыча кар ятарга, аерым участокларда бозлавык булырга мөмкин.

7 октябрьдә төнлә температура 1 градуска кадәр төшәчәк, көндез - 1-6 градус җылы. Алдагы көннәрдә температура 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев