Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында гриппка каршы прививка ясый башладылар

Баулы районында гриппка каршы прививка ясату компаниясе старт алды. Безнең районга вакцинаның беренче партиясе узган атнада кайтты. Район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Рәмзия Мусина әйтүенчә, бу - 4 мең доза "Гриппол" вакцинасы. Безнең районга барлыгы 7330 доза кайтарылачак. - Кешедә вируска иммунитет барлыкка килсен өчен, прививкадан соң уртача 2-4 атна вакыт...

Баулы районында гриппка каршы прививка ясату компаниясе старт алды.

Безнең районга вакцинаның беренче партиясе узган атнада кайтты. Район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Рәмзия Мусина әйтүенчә, бу - 4 мең доза "Гриппол" вакцинасы. Безнең районга барлыгы 7330 доза кайтарылачак.

- Кешедә вируска иммунитет барлыкка килсен өчен, прививкадан соң уртача 2-4 атна вакыт үтүе кирәк. Шуңа күрә прививканы ясатырга уңай вакыт - сентябрь-октябрь. Татарстанда быел вакциналаштыру компаниясе узган елга караганда иртәрәк башланды, - ди Рәмзия Мусина.

Милли профилактик прививкалар календаре буенча, гриппка каршы прививкалар хәвефлелек төркеменә керүчеләргә ясалырга тиеш. Әлеге төркемгә мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балалар, мәктәп укучылары, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, җәмәгать туклануы, сәүдә, базар, җәмәгать транспорты, халыкка хезмәт күрсәтү сфералары хезмәткәрләре, хроник авырулы яки 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев