Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында парк булачак

Күптән түгел Александровка авылында ял паркы төзи башладылар.

Александровкада парк төзү дүрт ел элек үк планлаштырылган булган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары, ул  чагында Александровка авыл җирлеге башлыгы булган Илнар Вәлиев сүзләренә караганда, 2016 елның ноябрендә референдумда һәр балигъ булган кешедән 500әр сум акча җыю һәм әлеге үзара салым акчасын ял урыны төзүгә юнәлтү өчен тавыш биргән булганнар.

Былтыр Илнар Вәлиев үзе эскиз проектын ясап, авыл җирлекләре арасында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча район конкурсына җибәргән. Нәтиҗәдә әлеге проект җиңүчеләр арасына кергән һәм 500 мең сум күләмендә грантка лаек булган.

 Яңа парк авыл мәдәният йорты территориясендә булачак. Мәдәният йорты директоры Валентина Данилина сүзләренә караганда, хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара. Подрядчы оешма хезмәткәрләре брусчатка җәяр өчен нигез әзерли. Эскәмияле ял урыны иске мәдәният йорты бинасы урынында булачак. Шуңа күрә әлеге урынны тигезләргә, иске фундаментның ташларын һәм мәдәният йорты ишекләренә бара торган юл капламын алып бетерергә кирәк.

Тулырак мәгълүмталарны “Хезмәткә дан” газетасының 12 август санында укыгыз

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев