Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Өч танкист, өч дус

Егерме ел элек Баулы егете Казан танк училищесына укырга керә һәм Баулы районының Хәнсевәр авылында туып-үскән ике егет белән таныша. Егетләр дуслашып китә, алар бергә укый, бергә озак еллар хезмәт куярга да насыйп була.

Хәнсевәр авылында туып-үскән Салават Биктимеров һәм Руслан Әхмәтҗанов бала чакларыннан ук дус була. Салават Русланнан бер яшькә олырак, шуңа күрә туган йортыннан бер елга иртәрәк китә, Казан танк училищесына укырга керә. Соңрак Руслан да әлеге уку йорты курсанты була. Тагын бер елдан тагын бер якташлары – баулылы Илдар Мохтасаров та курсантлар сафына кушыла.

– Мәктәптә укыганда мин Салават һәм Руслан белән таныш түгел идем, – ди Илдар. – Училищеда беренче көнне диярлек танышып киттек. Мин арада иң кечесе, шуңа күрә аларның канат астында булуымны тоя идем. Без янәшә урнашкан төрле казармаларда яшәдек. Киңәш яки ярдәм кирәк булса, гел аларга мөрәҗәгать итә идем.

Хәрби училищены тәмамлагач, дусларның юллары аерыла. Иң беренче Салават лейтенант йолдызчыгын ала һәм Тоцкое бистәсенә танк гаскәрләренә җибәрелә. Аннары ул хезмәтен Чиләбе танк училищесында дәвам итә, ул таратылгач, Казан танк училищесына күчерелә, анда ул үзе танкистлар әзерли. Шулай итеп ул анда 2008 елга кадәр хезмәт куя.

Руслан Самара, Свердловск өлкәләренең өйрәнү подразделениеләрендә хезмәт итә, ә Илдар 2005 елдан 2010 елга кадәр Чечен Республикасында төрле подразделениеләрдә хезмәт итә.

Илнең төрле төбәкләрендә хезмәт итсәләр дә, егетләр элемтәдә тора, мөмкинлектән чыгып, аралашалар да.

– Уку һәм хезмәт итү дәверендә күп нәрсәгә өйрәндек, – ди Салават. – Чын мәгънәсендә тормыш мәктәбе үттек. Ә иң мөһиме – күп дуслар таптык. Дусларыбыз илебезнең төрле почмакларында яши – Калининградтан Владивостокка кадәр. 2018 елда, футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында, курсташлар белән очраштык. Укыган елларны, төрле кызыклы хәлләрне искә алдык.

Запаска чыкканнан соң, өчесе дә туган яклары Баулыга әйләнеп кайта. Салават Биктимеров белән Илдар Мохтасаров МЧС структурасына эшкә урнаша, Руслан Әхмәтҗанов – полиция бүлегенә. Шулай килеп чыккан: гражданкада да аларның эш урыннары бер урамда. Өчесе дә бүгенге көндә дә погоннар йөртә.

Гражданкада да әлеге ир-егетләр җаваплы хезмәттә.

– Эшебез буенча безнең һәрберебез теләсә кайсы минутта кешеләргә ярдәмгә килергә әзер булырга тиешбез. Телефоннарыбыз һәрчак үзебез белән, хәтта төнлә дә сүндермибез, – ди Салават Биктимеров. – Менә инде өченче ел рәттән Танкист көнендә өчебезгә дә эштә булырга туры килә.

– Без әлеге датаны башка төр гаскәрләр вәкилләре кебек зурлап бәйрәм итәргә күнекмәгән. Менә шулай өчәү җыелып, хезмәт итеп узган яшьлек елларыбызны искә алабыз да, таралышабыз. Искә алыр нәрсәләр күп, – дип дәвам итте Илдар Мохтасаров. –  Мин яшүсмерләргә, алдан максатчан әзерләнеп, хәрби югары уку йортларына укырга керергә киңәш итәм. Анда чын мәгънәсендә тормыш мәктәбе узасың. Безнең белән бергә укыган бар кеше тормышта үз юлын тапты, уңышка иреште, беркем дә югалып калмады.

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев