Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ике Карина да финалга җитте

"Мини Мисс Татарстан" ("Татарстанның Нәни гүзәле") абруйлы конкурсының тарихында (ә ул 2001 елдан бирле үткәрелә) Баулы кызлары беренче тапкыр финалга чыкты. Карина Галимова һәм Карина Гомәрова безнең шәһәребез һәм шулай ук Татарстанның көньяк-көнчыгыш данын якладылар.

Хәтерлисездер, Бөгелмә шәһәренең "Хәерле көн" агентлыгы безнең шәһәребездә матурлык һәм талант конкурсы кастингы игълан иткән иде. Шәһәр этабы финалында 5 яшьлек Карина Галимова ("Алёнушка" балалар бакчасы) җиңүгә иреште. Аның адашы - 8 яшьлек Карина Гомәрова (7нче мәктәп) Баулының беренче принцессасы титулына лаек булды. Аннан соң әлеге нәни чибәркәйләр һәм тагын өч кыз Бөгелмә шәһәрендә узган "Татарстанның Көньяк-Көнчыгышы Нәни Гүзәле 2012" конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар, Карина Гомәрова анда төп таҗга, ә Карина Галимова беренче принцесса титулына лаек булдылар.

Шулай итеп, конкурсның җитди баскычларын уңышлы үтеп, ике Карина да иң катлаулы этапка - конкурсның финалына кадәр барып җиттеләр, ул 12 майда Казанда, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. Анда республиканың төрле почмакларыннан җыелган иң гүзәл һәм иң талантлы 38 кыз катнышты. Сөйкемлелек, талант, сәләтеңне күрсәтә белү һәм инде берникадәр тупланган тәҗрибә нәни якташларыбызга җиңүчеләр исемлегенә керергә ярдәм итте. Карина Гомәрова конкурсның төп титулларының берсен ("Мини Мисс Очарование") яулады, шулай ук "Мини Мисс Казанская Ривьера" титулын, "Ривьера"дан махсус приз - бөтен гаилә белән аквапаркта ял итү мөмкинлеге һәм "Fashion Stars International" халыкара модельләр конкурсына чакыру алды. Ә нәни гүзәл Карина Галимова хаклы рәвештә "Мини Мисс Актриса" исеменә иреште, тамашачылар мәхәббәте призына - зур хәтфә аюга һәм "Гулливер" кибетенең махсус призына лаек булды. Карина шулай ук "World Art Fashion 2012" халыкара конкурсына чакыру алды.

Кызларга конкурсларга хәзерләнүдә Бөгелмә шәһәренең "Suumbike" студиясе, педагоглар һәм, әлбәттә инде, әти-әниләре зур ярдәм күрсәтте. Конкурсның барлык этапларында кызларына актив ярдәм күрсәткән әниләр һәм әтиләр "Татарстан гүзәле" җәмәгать оешмасы директоры Изольда Сахаровадан көндәшлеккә сәләтле чибәркәйләр тәрбияләгән өчен дигән рәхмәт сүзләрен ишеттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев