Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Җиңү көне белән!

Хөрмәтле ветераннар, Баулы районы кунаклары, якташларым!

Сезне чын күңелемнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итәм! 9 май - һәркем өчен изге бәйрәм, илебез һәм республикабыз тарихының иң тантаналы бите.

Еллар узып, буыннар алышынса да, без әлеге коточкыч сугышта батырларча һәлак булганнарны, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булган, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүче фронтовикларны беркайчан да онытмабыз.

Бүген без сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына һәм җиңүне якынайткан бар кешегә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Алар барысы да - Җиңүчеләр. Аларның һәркайсына игътибар күрсәтү - безнең изге бурычыбыз.

Сезнең алда баш иябез, кадерле ветераннарыбыз! Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез, фидакарьлегегез, түземлегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, һәр йортка татулык, тынычлык, иминлек һәм бәхет телим.

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев