Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Гайшә Ильясова: Өметемне бервакытта да өзмәдем

Баулы телевидениесенең Әниләр көненә багышланган тапшыруы герое – күпләргә яхшы таныш булган Марат Ильясовның әнисе - Гайшә ханым.

Орчык кадәрле генә, кечкенә буйлы Гайшә апа иңнәренә адәм баласы күтәрә алмаслык авырлыклар төшкән. Балалары хакына түзем, өмет кояшын сүндерми яшәүче ана ул.

Гайшә апаның балалык еллары Ютазы районы Чикбүләк, Ташкичү авылларында уза. Тормыш иптәше Мөдәрис белән бер авылдан булалар. Гаилә корып, бергә яшәү мизгелләренең рәхәтен озак татырга туры килми. Мөдәрис абый 35 яшендә фаҗигале рәвештә һәлак була.

– Өч бала, түбәсе генә ябылган йорт, бик күп әҗәт белән ялгызым калдым, – ди Гайшә апа. – Балалар хакына яшәргә тырыштым, балаларга бит  әни кирәк, әни булганда балалар ятим була алмыйлар.

Ничек җиң сыганып тормыш көтәргә тотынганын үзе генә белә Гайшә апа. Сынаулар моның белән генә бетми. Ана өчен 2006 ел иң авыр елларның берсе була.

Кызы Гөлназ янгында бик каты пешеп, озак вакыт хастәханәдә ята. Әлеге бәхетсезлектән тугыз ай узганнан соң юл һәлакәтенә улы Марат эләгә. Маратның ул вакытта читтән торып Мәскәү дәүләт университетында тау-нефть факультетында 4 курста укыган, һәм нефтьче булып эшләп йөргән чагы була.

Хастаханәдә хәрәкәтсез яткан улын күреп, Гайшә апаның йөрәге сыкрый. Маратның умыртка баганасының муен бүлегенең арка мие җәрәхәтләнгән булып чыга. Бу баланы ничек тә аякка бастырырга кирәк дигән уйлар башыннан китми. Марат бер елның ун аен Уфа, Казан хастаханәләрендә уздыра.

Тулырак Баулы телевидениесенең җомга чыгарылышында карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ