Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Корбан гаетен бәйрәм итә

Бүген барлык мөселманнар исламдагы иң олуг бәйрәм - Корбан гаетен бәйрәм итә башлады. Билгеле булганча ул өч көн дәвам итә.

Быел, пандемия сәбәпле, Баулы тарихында берече мәртәбә Корбан гаетенә багышланган чара ачык һавада үтте. Иртәнге биш тулмаган иде әле  шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендәге “Иволга” стадионына халык җыела башлады. Бәйрәм чаралары барлык саклык чараларын да күрелеп үткәрелде. Стадионга маскадан гына керттеләр, кергәндә һәр кешенең тән температурасын үлчәделәр, кулларын антисептик белән эшкәрттеләр. Һәр  кеше шәхси намазлыгын алып килгән иде һәм аерым бер дистанцияне саклап  утырды. 

Стадионга ике йөздән артык кеше җыелды, шундый ук бәйрәм чарасы "Гали" мәчетендә дә оештырылды.  Быел биредә хатын-кызлар юк иде диярлек, чөнки намазны аларга өйдә укырга киңәш иткәннәр.

Корбан гаете вәгазен Баулы районының имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сөйләп ишеттерде. Имам-мөхтәсиб үзенең чыгышында Корбан бәйрәме тарихы, корбан чалу, туганлык мөнәсәбәтләре, игелеклелек хакында сөйләде.

Вәгазь тыңлаганнан соң, дин кардәшләребезне Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин Корбан гаете белән тәбрик итте. Аның әйтүенчә, бу иң изге бәйрәмнәрнең берсе, ул игелеклелекһәм ярдәмләшү үрнәге булып тора. Район башлыгы мөселманнарга һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, тынычлык, кылган барлык изге гамәлләрнең кабул булуын теләде.
Соңыннан барысы да тигез рәтләргә басып бәйрәм намазын укыдылар. Шулай ук пандемиянең тизрәк бетүен теләп тә дога кылдылар.

- Безгә бәйрәм чарасының ачык һавада үтүе бик ошады, чөнки тәртип белән бик тыныч итеп узды. Киләсе елларда шулай ук, чикләүләр булмаса да, әлеге форматта үткәрү турында сөйләтек, - диде Әнвәр хәзрәт Хәмитов. - Без кеше җыелмас дип тә курыккан идек, әмма халык килде, стадионга да, үзәк мәчеткә дә барлыгы өч йөздән артык кеше җыелды.

Бәйрәм намазы тәмам булгач, мәчет янындагы махсус урында корбанлык малларын чалу йоласы башланды. Быел корбан чалу өчен ике мәйданчык әзерләнгән – үзәк "Гали" һәм “Өмет" мәчетләрендә.

- Бүген барлык мөселманнарны шушы изге бәйрәм белән котлыйсы килә, - диде шәһәрдәшебез Сәрия Гыйзетдинова. - Һәр елны корбан  чалырга тырышабыз, кабул булсын. Без корбан ите белән туганнарыбызны да сыйлыйбыз, мохтаҗларга таратыбыз.

Корбанны бүген генә түгел, тагын ике көн дәвамында  чалдырырга була. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ