Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының “Ак калфак” оешмасы милли ризык бәйрәме оештырды

Бөтендөнья татар конгрессы Баулы бүлекчәсе каршында эшләүче "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы берсеннән-берсе матур кичәләр оештыруына күнегеп киләбез инде. Аның чираттагысы, Исергәп авылы "Бакыр тау" кафесында узганы, татар халык ашларына багышланды.

Әлеге кичә милли бәйрәмебез Сабан туен каршы алу булды дияргә мөмкин, чөнки бу бәйрәмне сый-нигъмәттән, милли ашларыбыздан башка күз алдына да китереп булмый. Ханымнар кичәгә үзләре яратып пешерә торган ашларны алып килделәр, аларны әзерләү серләре белән уртаклаштылар. Шунда ук токмач кисү бәйгесе булып узды, ветеран укытучы Әнисә Биктимерова искиткеч балтырган ашы пешерде.

Бәйрәм турында тулырак итеп "Хезмәткә дан" газетасының алдагы саннарының берсендә укый аласыз. Әлегә кичәдән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев