Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылы үз йортында янып үлгән

Кичә Татар Томбарлы авылында яшәүче 1975нче елда туган ир-ат янгында һәлак булган.

Янгын кичке унынчы яртылар тирәсендә агач йортта чыккан. Биредә үзенең карт әнисе белән ир-ат яши торган була. Баулы районы буенча күзәтчелек бүлекчәсе хәбәр итүенчә, торак йорт бөтенләй диярлек янып беткән - бары стеналары гына торып калган. Янгын мәйданы 60 квадрат метрны тәшкил итә.

Янгынны сүндерергә беренче булып "Берлек" хуҗалыгының ирекле янгын сакчылары килә, аннары шәһәрдән дә янгынчылар килеп җиткән. Хуҗа хатын тәрәзәдән чыгып котыла, ә менә улын коткара алмыйлар - янгынчылар аның үле гәүдәсен табалар.

Янгынның сәбәбе ачыклана. Хатын-кыз хәзерге вакытта кызында яшәп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев