Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда яшәүче сугыш ветераны юбилеен каршылый

Бүген Баулы шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхулла Зиннәтовка 90 яшь тулды. Юбилее белән аны балалары, туганнары... һәм Россия президенты Владимир Путин котлады.

Акбуада туган Фәтхулла Зиннәтов, Баулы мәктәбенә йөреп, тугыз сыйныф тәмамлаган. 17 яше тулганда аны хәрби хезмәткә чакырганнар. Ә аңа кадәр ул "Кызылармеец" колхозында тракторчы булып эшләргә дә өлгергән. Белемле һәм сәләтле егетне башта Мәскәү янында кыска сроклы курсларда укыталар. Сугышка ул пулемёт расчёты командиры сыйфатында керә.

Сугыштан соң Фәтхулла Зиннәтов Баулы авыл Советы секретаре булып эшләгән, ә инженер дипломы алгач, хезмәт юлын нефтьчеләрнең автотранспорт предприятиесе белән бәйләгән, һөнәре буенча җаваплы вазифаларны Баулыда да, Себердә дә башкарган.

Зиннәтовлар бик музыкаль гаилә. Фәтхулла абый тальянда, Германиядән кайтарткан аккордеонда гомере буена буш вакытларында уйнаган, җырлаган. Мәҗлесләрдә аңа Лиза апа да кушылган. Туксанга җитсә дә, Фәтхулла ага тальянын кулга алгалый. Без дә аның, тыңламас бармакларын буйсындырып, тальянда уйнавы шаһиты булдык. Ул озын матур халык җырын да җырлап күрсәтте. Моң аның күңелен йомшатты, күзеннән яшь тамчысы тәгәрәп төште. Бәлки бу елларга бирешмичә яшәвенә шатлык яшедер.

Статьяның тулы вариантын 31 октябрьдә чыккан "Хезмәткә дан" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баулы муниципаль районы юбилярлар сугыш ветераны