Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Ураза гаетен каршы алдылар

Бүген Баулы мөселманнары олы бәйрәмне - Ураза гаетен билгеләп үтә. Күпләр иртән-иртүк мәчетләргә җыелдылар.

"Өмет" мәчетенә халык иртәнге биштән үк килә башлады. Бәйрәмне бергәләп мәчеттә каршыларга теләүчеләр күп иде, бинаның заллары да, сыйныф бүлмәләре дә тулды. Анда урын җитмәгәннәр ишегалдындагы чатырда урнаштылар.

Ураза гаетенә салынган тирән мәгънә турында бәйрәм вәгазен район имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов укыды. Анда, Ислам кушканча, матур итеп, мәрхәмәтле булып, ярдәмләшеп яшәү мөһимлеге, булганына шөкер итә белгәндә генә чын-чынлап бәхетле булырга мөмкин икәнлеге әйтелде.

Мәчеткә килүчеләргә ихлас теләкләрен Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин җиткерде. Аннары барысы бергәләп бәйрәм намазын укыдылар.

Чатырларда һәм мәчет бинасының икенче катында бәйрәм сые оештырылды.

Соңгы елларда тагын бер матур традиция барлыкка килде - гаеттә балалар өчен дә бәйрәм оештыру. Шәхси эшмәкәр Әлфия Шәйдуллина сабыйларны татлы мамык белән сыйлады. Кыз һәм малайлар өчен уеннар оештырылды, тәмле ризыклар белән чәй табыны әзерләнде. Сүз уңаеннан, 27 июльдән түләүсез дини лагерь эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Кызлар төркеме "Өмет" мәчетендә, малайларныкы - "Гали"дә булачак.

Тулырак репортажны "Хезмәткә дан" газетасының 22 июль санында укыгыз һәм Баулы телевидениесенең 21июль көнне "Хәбәрләр" тапшыруында карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев