Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр

Баулыдагы Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында сугыш чоры балалары өчен концерт узды.

Күпме яшәлмәгән гомерләр вакытыннан алда өзелде, ачка интегүләр, ялангачлык, әйтеп бетергесез ятимлек ачысы. Һәр сугыш чоры баласы сүзен шулай башлады. Мәдәният йортында сугыш чоры балалары өчен әзерләнгән концертка кеше бик күп килмәсә дә, очрашу бик дулкынландыргыч булды.

Чарага килгән өлкән яшьтәге абый-апаларның һәрберсенең күзендә яшь бөртекләре күрергә була иде. Дамир Нигъмәтуллинга да кечкенә чагыннан ук авырлыклар күреп үскән. Аңа 10-11 яшьләр чамасы булганда көрәк тотып кабер казырга да, трактор артына утырырга да туры килгән. Венера Ситдыйкова хисләрен тыя алмыйча, елый. Бераз тынычлангач, үзенең башыннан кичкәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Кечкенә балаларның ачлык, ялангачлык белән җан асраулары шул чор кешеләренең бүгенге көнгә кадәр онытылмаслык йөрәк ярасына әверелгән.

- Сугыш башланган көн, елый-елый яңа туган сеңлемне карауларым, көчем җитсә дә, җитмәсә дә тырыша-тырыша кыр эшләрендә катнашуым бүген дә төшләремә кереп куркып уянып китәм, - дип сүзгә кушылды Мөхтәр Афзалов.

Чарага килгән ветераннарны район башкарма комитеты җитәкчесеснең социаль сораулар буенча урынбасары Ильмира Хөснуллина якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрик итте. Ветераннар хөрмәтенә яңгыраган һәр җыр, чыгышларны тамашачылар көчле алкышларга күмде. Сугыш чоры баласы Мөбәширә Исаметова язган шигырь Баулы татар халык театры баш режиссеры Миргалиян Фәхриев башкаруында яңгырады. Гүзәл Минәҗетдинова укуындагы "Почтальон" монологы бер кешене дә битараф калдырмады.

Тыл ветераны Миннеәхмәт Туктамышев "Йөрәк сере" җырын башкарды. Ветераннар, сугыш чоры балалары өчен әзерләнгән концертта мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышлары да яңгырады. Әлеге очрашу бу чор кешеләре күңелендә балачак хатирәләрен яңартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев