Баулы ветераннары агачлар утыртты
Шәһәрнең түбән өлешендәге мемориал комплекс янында Бөек Җиңүнең 70-еллыгына хәзерлек кысаларында агачлар утыртылды.
Акциядә муниципаль район башлыгы Альберт Хәбибуллин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары, 1нче мәктәпнең 10-нчы сыйныф укучылары, предприятие хезмәткәрләре катнашты. Бу чараны район башлыгы "Буыннар эстафетасы" дип атады.
Баулы урман хуҗалыгы китергән унике чыршыны мемориал артындагы территориягә утырттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев